Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев ТР Дәүләт Советы утырышында катнашты

Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз бишенче утырышы узды.

Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР  Премьер-министры Алексей Песошин, Хөкүмәт әгъзалары һәм чакырылганнар катнашты.

Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүгенге язгы сессия кысаларында хәл ителергә тиешле парламент бурычларын билгеләде.

Дәүләт Советы утырышында депутатлар Ләйлә Фазлыева кандидатурасын ТР Премьер-министры урынбасары вазифасына расладылар, шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Садыйковның вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылуы өчен тавыш бирделәр.

Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатларга ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохоринның 2017 елда полиция эшчәнлеге турында хисап доклады тәкъдим ителде.

Депутатлар тарафыннан республика бюджетына федераль бюджеттан кредитлар бирү турында өстәмә килешүләрне раслау хакында, автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында Татарстан Республикасы Законының 18 һәм 20 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында закон проектлары кабул ителде

Утырышта шулай ук 2017 елда үзләренең эшчәнлек нәтиҗәләре турында ТР Президенты каршында эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская доклад ясады.

ТР Дәүләт Советы РФ Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведевка сөт базарында килеп туган хәлне тикшерүне сорап мөрәҗәгать итте. Тиешле документ парламент утырышында кабул ителде.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте