Вакыйгалар хроникасы


Татарстан Президенты Киров өлкәсендә республиканың Мәдәният көннәрен бәйрәм итүдә катнаша

9 мартта ТР Президенты Минтимер Шәймиев Киров өлкәсенең Нократ Аланында үтүче “Татарстан-Нократ: без – бердәм Россия” дип аталган Татарстан Мәдәнияте көннәрендә катнашачак.

Планлаштырылган чаралар кысаларында 1-4 мартта республиканың Балтач, Арча, Кукмара районнары иҗат коллективлары Киров өлкәсенең Көлмез, Малмыж һәм Нократ Аланы районнарында, шулай ук ТР җыр һәм бию ансамбленең Кировта чыгышлары булган.

Бүген Нократ Аланында ТР Президенты Минтимер Шәймиев белән Киров өлкәсе губернаторы Николай Шаклеинның очрашуы, төбәк башлыклары катнашында “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәләре һәм активы белән эшлекле очрашу, ТР Мәдәният министрлыгы белән Киров өлкәсе Мәдәният һәм сәнгать департаменты арасында хезмәттәшлек турында килешүне имзалау планлаштырылган.

Көннең икенче яртысында шәһәрнең “Җиңү” мәдәният йортында Татарстанның әйдәүче мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, иҗат коллективлары концерты узачак. Концерт тәмамлануга Минтимер Шәймиев һәм Николай Шаклеин матбугат конференциясе үткәрәчәк.

Әлеге чараны үткәрү инициаторы – Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты һәм Киров шәһәренең татар милли-мәдәни мохтәрияте. Татарстан делегациясе составында Нократ Аланына ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Рәзил Вәлиев, БТК башкарма комитеты җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Бударин, драматург Туфан Миңнуллин килде.


"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы, 7 март 2006 ел




Шулай ук кара