Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев Болгарда “Кол Гали” кунакханә комплексы төзелешенең барышы белән танышты

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгарда “Кол Гали” кунакханә комплексы төзелешенең барышы белән танышты.

Минтимер Шәймиевне ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Яңарыш” фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, Спас районы башлыгы Камил Нугаев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары, ТР Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Олег Глебов, “ТР Баш инвестицион төзелеш идарәсе “ ДКИ директоры Марат Айзатуллин, “Татинвестгражданпроект” ДУП генераль директоры Гадел Хөснетдинов озата йөрде.

Кунакханә бинасына килеп җитәрәк, Минтимер Шәймиев һәм аны озата йөрүчеләр, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды заказы белән кунакханә хезмәткәрләре өчен төзелә торган торак төзелеше мәйданчыгында булдылар.Өч йорт инде файдалануга тапшыруга әзер, хәзерге вакытта ике тулай торак төзелеше бара.

“Кол Гали” кунакханә комплексын карауны холлдан башладылар, анда эчке эшләр һәм декоратив элементларны урнаштыру бара.

“Грань” ҖЧҖ генераль директоры Леонид Анисимов сөйләгәнчә, бүгенге көндә комплекс бинасында эчке эшләр бара, барлык инженер коммуникацияләр кертелгән.

Киңәшмәдә шулай ук номерлар, фойе, ресторан, күп функцияле зал, әңгәмәләр залларының эчке эшләре дизайны хакында фикер алыштылар.

XIV гасыр Ак Пулат үрнәге буенча төзелә торган уникаль СПА - комплекс төзелеше төгәлләнгән, төзүчеләр эчке эшләргә һәм җиһазлар урнаштыруга керешкәннәр.

Минтимер Шәймиев киңәшмәне йомгаклап, “Кол Гали” кунакханә комплексы төзелешен матур итеп төгәлләргә кирәк, диде. Борынгы Болгарга килүче кунаклар моны түземсезлек белән көтәләр.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте