Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев Юрий Гагарин һәйкәленә чәчәкләр куйды

1961 елның 12 апреле - кешенең беренче тапкыр космоска очкан көне. Бу истәлекле дата бөтен дөньяда билгеләп үтелә.

Бүген Россия Федерациясенең Карловы Вары (Чехия) шәһәрендәге генераль консулы Михаил Леденев һәм Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев беренче космонавт Юрий Гагарин һәйкәленә чәчәкләр куйдылар.

Тантанада Чехия Республикасының  рәсми вәкилләре, Карловы Вары шифаханәләрендә ял итүче Татарстан Республикасы һәм Россиянең башка төбәкләре вәкилләре катнашты.

Минтимер Шәймиев һәйкәлгә чәчәкләр кую алдыннан ясаган чыгышында Юрий Гагарин очышының барлык кешелек өчен дә, һәм шулай ук безнең илебез өчен дә әһәмиятле булуын билгеләде. Ул Чехия Республикасы җитәкчелегенә Юрий Гагарин истәлеген саклауга ярдәм өчен рәхмәт белдерде.


ТР Президенты матбугат хезмәте




Шулай ук кара

Фоторепортажлар