Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев “Үлемсез полк” акциясендә катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Үлемсез полк” акциясен җитәкләде.

Урам йөрешенә шулай ук Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит  Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, төрле иҗтимагый оешмалар вәкилләре һәм гражданнар да кушылды.   

Рөстәм Миңнеханов кулында әтисе ягыннан агасы Миңнеханов Галимҗан Миңнехан улы портреты иде. Агасы фронтка 19 яшендә киткән, 359 нчы полк составында сугышкан. Мәскәү янындагы аяусыз сугышта 1941 елның 15 декабрендә һәлак булган.

Шулай ук алгы рәтләрдә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев әтисе Шәймиев Шәрип Шәймөхәммәт портреты белән иде, аның әтисе Мәскәү янындагы сугышларда авыр яраланган һәм 1942 елда туган ягына җибәрелгән. Аннары Шәрип Шәймиев 25 ел буена Актаныш районында колхоз рәисе булып эшләгән.

Маршта катнашучылар Ирек мәйданы – Карл Маркс ур. – Лобачевский ур. –Кремль ур. – Беренче май мәйданы – Меңьеллык мәйданы маршруты буенча йөрделәр. Гадәттәгечә кешеләрнең кулларында Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының портретлары. Казаннан тыш, “Үлемсез полк” республиканың барлык шәһәрләрендә һәм районнарында оештырылган иде. 

 


ТР Президенты матбугат хезмәте




Шулай ук кара