Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев “Россия - Ислам дөньясы:KazanSummit” X Халыкара икътисади саммитының пленар утырышында катнашты

Бүген Казанның "Корстон" мәйданчыгында “Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit” X Халыкара икътисади саммитының пленар утырышы узды.

Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Генераль секретаре Йосыф бин Әхмәд Әл Үсәймин, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казахстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ерболат Досаев, Россия тышкы эшләр министры урынбасары Михаил Богданов, Ислам үсеш банкы төркеме вице-президенты Закир Икбаль һәм башкалар катнашты. 

Утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинның Казан саммитында катнашучыларны һәм оештыручыларны сәламләү сүзен укыды. Ил башы ассызыклаганча, Россия саммитта катнашучы илләрнең халыкара икътисадый мөнәсәбәтләрнең гаделлек, тигезлек һәм үзара файдалы булуга нигезләнүен хуплый. "Илебез һәм ислам дөньясы илләре белән конструктив партнерлык мөнәсәбәтләрен алга таба да үстерү яклы булуыбызны раслыйсы килә, - диелгән телеграммада. - Әлеге контекстта без Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге "Россия - Ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеме эшенә аеруча игътибар итәбез". 

Рөстәм Миңнеханов чыгышында билгеләгәнчә, Казан Россия һәм аның төбәкләренең мөселман илләре белән икътисадый хезмәттәшлеген киңәйтүгә омтылучыларны берләштерүче мәйдан булып тора. 

"Татарстан бүген мөселман өммәте дөньясына тәрәзә ролен үти. Республикабыз - илебезнең алдынгы, сәнәгате үскән, инновацион төбәкләренең берсе һәм мөселман компанияләре һәм инвесторлары белән багланышлар өлкәсендә әйдәп баручы төбәк", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Аның сүзләренчә, KazanSummit форумында 50 дән артык ил вәкилләре катнаша. Былтыргы саммиттан бирле мөселман илләре белән ислам финанслары һәм хәләл индустрия өлкәсендә хезмәттәшлек эше актив рәвештә дәвам ителде. "Соңгы бер елда күп санлы очрашулар узды. Уртак икътисадый проектлар буенча килешүләргә ирешеп булды. Болгар ислам академиясе ачылды.  Хәләл индустрияне үстерү буенча эш төркеме төзелде. Россиядә партнерлык банкингы һәм шуңа бәйле финанс хезмәт күрсәтү буенча юл картасы гамәлгә ашырыла", - диде Татарстан Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бүгенге саммитның үзәк темасы - хәләл тормыш рәвеше. "Хәләл - ул азык-төлек һәм хезмәт күрсәтү генә түгел, ә сыйфатлылык билгесе булуын күрсәтәсебез килә. Бу инвестицияләр өчен бик тиз үсеп баручы өлкә, - дип билгеләде ТР Президенты. - Алдынгы дөнья компанияләре мөселман базарларында бизнеслары өчен үсеш мөмкинлеген күрә. Әлеге тенденцияләрне икътисади стратегияләрдә исәпкә алырга кирәк". 

Утырышны алып баручы – профессор, “Journal of Islamic Marketing” баш мөхәррире Джонатан Уилсон шулай ук Минтимер Шәймиевкә сүз бирде.

“Сезне Казанда, Татарстан Республикасында күрүебезгә шатбыз. Без цивилизацияле жәмгыять буларак үсә башлауга, дөнья цивилизациясенә кушылырга омтылдык һәм безнең беренче сәфәрләребез ислам дәүләтләренә булды. Сезгә һәм сезнең җитәкчеләрегезгә безне кабул итүегезгә рәхмәт әйтергә кирәк, сез безнең җәмгыятьтә нинди үзгәрешләр баруын ишетергә һәм аңларга теләдегез”, - дип билгеләде Минтимер Шәймиев.

ТР Дәүләт Киңәшчесе шулай ук ислам дөньясы белән хезмәттәшлек итә башлагач килеп туган кыенлыклар турында һәм “мөселман, ислам финансларының” нәрсә икәнен федераль структуралардагы күп җитәкчеләргә, бигрәк тә банк һәм закон чыгару органнарына аңлатуның җиңел булмавын сөйләп үтте.

“Ислам дөньясы белән эшләү безгә, безнең республикага ышанып тапшырылды, бүгенге көндә аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алып бара. Без бу юнәлештә күпмедер дәрәҗәдә беренчеләр булып торабыз. Бүген ирешелгәннәр – бу бик яхшы. Мин сезнең барыгызга һәм үзебезнең вәкилләргә рәхмәт белдерәм. Без барысыда матур, әйбәт булсын дип тырышабыз, без моны җиңеп чыгарга тиеш. Бу инде эшләнә, үзара аңлашу бар. Ислам дөньясында, гарәп дөньясында һәм безнең Татарстанда “Хәрәкәттә бәрәкәт” диләр, әгәр хәрәкәт итсәк, уңышларга ирешербез”, - диде Минтимер Шәймиев, үзенең чыгышын йомгаклап.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте




Шулай ук кара

Видеоматериаллар



Фоторепортажлар