Вакыйгалар хроникасы


Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев АЛександр Пушикин һәйкәленә чәчәкләр салдылар

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев М,Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры янындагы бөек рус шагыйре Александр Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Биредә Пушкин туган көне уңаеннан шигъри митинг узды, анда республика иҗади интеллигенциясе, мәдәният эшлеклеләре, укучылар һәм студентлар җыелды. 

Чарада шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте.