Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев ТР Рус милли-мәдәни берлеге активы белән очрашуда катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Рус милли-мәдәни берлеге активы белән очрашты. 

Чара М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында Рус теле көненә һәм шагыйрь Александр Пушкин тууга 219 ел тулу уңаеннан узды. 

Очрашуда ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

Ә ТР Рус милли-мәдәни берлеге идарәсе ягыннан ТР Рус милли-мәдәни берлеге идарәсе рәисе урынбасары, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы рәисе урынбасары, Казан рус милли-мәдәни берлеге Советы рәисе Ирина Александровская, ТР Рус милли-мәдәни берлеге идарәсе рәисе, ТР Президенты каршындагы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча Совет әгъзасы Василий Носов катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов очрашуда катнашучыларны сәламләп, мондый очрашуның яхшы гадәт булуын ассызыклады. Сезнең туган телне саклау һәм үстерүдәге эшегез бик әһәмиятле, дип белдерде ул. 

Василий Носов үз чиратында, республиканың 42 муниципаль районда ТР Рус милли-мәдәни берлеге бүлекләре ачылуы турында хәбәр итте.

Казанда сәүдәгәр, меценат Яков Шамовка һәм таныклы хирург Дмитрий Лихачевка мемориаль такталар куелды, - диде ул. 

Гомумән Рөстәм Миңнеханов ТР Рус милли-мәдәни берлеге идарәсе вәкилләренә аларның активлыгы һәм инициативалары өчен рәхмәт белдерде.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте