Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев Еркин Тукумов белән очрашты

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казакъстан Республикасының Казандагы яңа Генераль консулы Еркин Тукумов белән очрашты.

Казакъстан Республикасының Казандагы яңа Генераль консуллыгы 2012 елда ачыла. Беренче Генераль консул Әсхәт Нускабай, 2017 елның ноябрендә тиешле срогы тәмамлангач, Татарстандагы эшчәнлеген тәмамлады. 2018 елның мартыннан Казакъстан Республикасының Казандагы Генераль консулы булып  Еркин Вәлитхан улы Тукумов эшли башлады.

Минтимер Шәймиев Еркин Тукумовны Татарстанда эшчәнлеге башлануы белән котлады һәм уңышлар теләде.

“Безнең халыклар арасында гасырлар дәвамында дуслык һәм татулык урнашкан. Безнең бурыч – алга таба да аларны ныгыту өчен эшләү. Без яшь Казакъстан дәүләтенең сизелерлек казанышларына шатбыз. Татарстан белән Казакъстан арасындагы күптәнге хезмәттәшлек Казакъстан-Россия мөнәсәбәтләрен ныгытуга зур өлеш кертә”, - дип ассызыклады  Минтимер Шәймиев һәм Еркин Тукумовны генераль консуллык эшчәнлегендә сораулар туган очракта мөрәҗәгать итәргә кушты.

Ул кунакка Татарстан һәм Казакъстан арасындагы хезмәттәшлек тарихы белән бәйле кайбер вакыйгалар, Казакъстан Президенты Нурсолтан Назарбаев белән очрашулары турында сөйләде.

“Сез - минем өчен легендар шәхес, Сезне студент елларыннан беләм. Сез – Россиянең иң танылган сәясәтчеләренең берсе, 90 нчы еллар ахыры һәм 2000 еллар башында булган вакыйгалар шаһиты булдыгыз. Казакъстанда сезне күпләр белә. Сезнең белән очрашу - минем өчен зур горурлык һәм мин сезнең ярдәмгә ышанам”, - диде Еркин Тукумов. 

Әңгәмә барышында Татарстан Дәүләт Киңәшчесе һәм Казакъстан Республикасының Казандагы Генераль консулы икътисад, мәдәният, фән, мәгариф һәм мәдәни мирасны саклау өлкәсендә ике республика арасында элемтәләрне киңәйтү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте




Шулай ук кара

Видеоматериаллар



Фоторепортажлар