Вакыйгалар хроникасы


Нурсолтан Назарбаев Казан Кремлендә «Яңарыш» фонды экспозициясен карады

Бүген Казахстан Республикасы Президенты Нурсолтан Назарбаев Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасы Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен  торгызу буенча республика фондының  Попечительләр Советы Рәисе М.Ш. Шәймиев белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.    

Минтимер Шәймиев Нурсолтан Назарбаевка Изге Болгар шәһәрен һәм Свияжск утрау-шәһәрен торгызу буенча Фондның сигез еллык эшчәнлегенә багышланган күргәзмәне карарга тәкъдим итте. Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе белдергәнчә, стендларда һәм макетларда тәкъдир ителгән объектлар асылда төзелгән, торгызылган һәм реставрацияләнгән. Болгар тарих-археология комплексы һәм Свияжск утрау-шәһәренең Успенье соборы һәм монастыре ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән.

Минтимер Шәймиев шулай ук мәртәбәле кунакка «Яңарыш» фонды ярдәме белән гамәлгә ашырылучы проектлар турында сөйләде: Болгар ислам академиясен төзү һәм Казанда Казан Мәрьям-ана иконасы соборын торгызу.

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе хәбәр иткәнчә, Болгар ислам академиясе илнең мөселманнары өммәләре өчен интеллектуаль элита әзерләү белән шөгыльләнә – ислам тәгълиматы буенча магистрлар һәм докторлар әзерли. 

Нурсолтан Назарбаев Болгар ислам академиясе белән хезмәттәшлек турында кызыксынды Ул билгеләп үткәнчә, Академиядә укуга Казахстан ислам нәзарәте вәкилләре дә җибәреләчәк.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.




Шулай ук кара

Видеоматериаллар



Фоторепортажлар