Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз тугызынчы утырышы узды. 

Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Хөкүмәт әгъзалары катнашты. 

Утырышны ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов алып барды. 

Көн тәртибендә 31 мәсьәлә, шул исәптән 15 Татарстан Республикасы законы проекты, 8 федераль закон проекты һәм Карелия Республикасының закон чыгару инициативасы каралды.

Бүген парламентарийлар Татарстан  Президенты Рөстәм Миңнехановның ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгын ике профиль ведомствога – ТР Яшьләр эшләре министрлыгына һәм ТР Спорт министрлыгына үзгәртеп кору турындагы  тәкъдимен карадылар.   

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров бу мәсьәләнең күптән өлгергәнлеген билгеләп үтте.

Шамил Гафаров искәрткәнчә, узган елда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин карары буенча дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруның барышын анализлау өчен ведомствоара эш төркеме  төзелгән иде.  

Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән берлектә яшьләр сәясәтенең төрле мәсьәләләре каралды, шул исәптән бу өлкәне оештыру, структур, функциональ һәм кадрлар ягыннан ныгыту  буенча тәкъдимнәр әзерләнде. Аерым алганда, башкарма хакимияте органнары системасында яшьләр сәясәте белән шөгыльләнүче аерым ведомство булдыру да тәкъдим ителде.  75 депутат хуплап, дүртесе каршы тавыш биреп, карар кабул ителде.   

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз тугызынчы утырышы тәмамланыр  алдыннан Юрий Камалтынов республика парламентының беренче ярты еллыктагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясады.

Бу утырыш – парламентның язгы сессиядәге йомгаклау утырышы булды, ул тәмамлангач парламент каникуллары игълан ителде.

 

 


ТР Президенты матбугат хезмәте