Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев «Татарстанда басу көне» күргәзмәсе ачылышында катнашты

Бүген Лаеш муниципаль районында «Татарстанда басу көне - 2018» Идел буе эре агротехник күргәзмәсе эшли башлады. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм «Росагролизинг» АҖ генераль директоры Валерий Назаров катнашты.

Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, басу форматындагы күргәзмәдә игенчелек һәм терлекчелек өлкәсендәге иң заманча технологик хәл ителешләр куелган.

«Күргәзмәдә катнашучыларның барысына да рәхмәт. Ышанам, монда һәркем  файдалы мәгълүмат алырга мөмкин. Берничә көн буена бу мәйданчыкка ихтыяҗ зур булачак. Бик бай эшлекле программа оештырылган: мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр, төрле очрашулар. Мондый формадагы эш бик файдалы», - диде Рөстәм Миңнеханов.

«Росагролизинг» АҖ  генераль директоры Валерий Назаров ассызыкдаганча, бүген лизинг компаниясе Татарстанның стратегик партнеры булып тора. «Үткән ел май аенда без Рөстәм Миңнеханов белән килешү имзалаган идек, бергәләп эшләү чорында без 3,5 мең берәмлек техника, 77 мең баш нәселле терлек китердек һәм Татарстанда 270 меңләп терлек өчен урын булдырдык», - диде Валерий Назаров.

Шәрәфле кунаклар күргәзмәне карап чыктылар, төрле авыл хуҗалыгы техникасы, яңа сорт агрокультуралар, үсемлекләрне экологик чиста саклау чаралары белән таныштылар. 

«Татарстанда басу көне- 2018» күргәзмәсе – реаль басу шартларында продукцияләр, товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрне ачык тәкъдир итү ул. Быел күргәзмәдә Россия Федерациясенең 21 төбәгеннән, Беларусь Республикасыннан һәм Венгриядән 152 компания катнаша.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте