Вакыйгалар хроникасы


Сергей Кириенко, Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Мәрьям Ана Казан иконасы соборын яңадан тергезү барышы белән таныштылар

Бүген Россия Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко Татарстанга эш сәфәре кысаларында Мәрьям Ана Казан иконасы соборын яңадан тергезү барышы белән танышты. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан озата йөрделәр. 

Башта Сергей Кириенко Крестовоздвижение храмында булды, бүгенге көндә Мәрьям Ананың Казан иконасы шунда саклана. РФ Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасарына атаклы иконаны кире кайтару тарихы турында сөйләделәр. 

Митрополит Феофан сүзләренчә, төзелеш эшләре вактыныда алып барыла. Олы һәм кече хачлар урнаштырылган, кече гөмбәзләр бакыр белән капланган, төп гөмбәзне җылыту изоляциясе белән каплыйлар, штукатур эшләре алып барыла. Эчке бизәү эшләре дә дәвам ителә. 

Митрополит Феофан билгеләвенчә, тышкы төзелеш эшләрен 4 ноябрьгә - Мәрьям Ана Казан иконасы көненә тәмамлау планлаштырыла. 

Сергей Кириенко төзелеш эшләре сыйфатын югары бәйләде. Ахырда митрополит Феофан Сергей Кириенкога Мәрьям Ана Казан иконасының миниатюр копиясен тапшырды. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.