Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев Халыкара укытучылар көненә багышланган тантанада катнашты

Бүген Казанның Салих Сәйдәш исемендәге Дәүләт зур концертлар залында Халыкара укытучылар көненә багышланган тантана узды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, мәгариф хезмәткәрләре катнашты.

"Сез иң авыр, әмма кирәкле һөнәр сайлагансыз. Һәркем үз укытучысына таяна. Сиңа нинди укытучы туры килә - язмышың шуннан тора. Бүген Татарстанның 2030 елга кадәр социаль-икътисад үсеш стратегиясе кеше капиталына юнәлеш тота. Кеше капиталы ул – балалар бакчасы, мәктәп, аннары югары мәктәп. Ләкин әгәр башлангыч база булмаса, югары мәктәп була алмый. Без Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләрен, халыкара олимпиада җиңүчеләрен күрәбез. Без җиңүчеләр, призерлар саны буенча 6 нчы ел рәттән өченче урында. Бу сезнең хезмәт нәтиҗәсе. Сезгә бик зур рәхмәт!" - дигән сүзләр белән котлады Рөстәм Миңнеханов укытучыларны.

Татарстан Республикасы Президенты мәктәптә иң мөһиме укытучы булуын ассызыклады. "Әгәр укытучы булмаса, теләсә нинди "йолдызлы" мәктәп тә үз атрибутлары белән генә әлләни бирә алмый. Мәктәптә ярты гомер уза. Балалар бакчасы да шул ук мәктәп инде ул. Бала мәктәпкә киткәнче үк бакчада күнекмәләр алырга тиеш. Барыгыз да белә, балалар бакчалары, мәктәпләр төзү, төзекләндерү программалары бар. Без киләчәктә дә булышып торачакбыз, чөнки бу юнәлешләр мөһим. Мәктәпкәчә белем, өстәмә белем, мәктәпләр, һөнәри әзерлек, ресурс үзәкләре, заманча технологияләр – һәммәсе дә.

Татарстан быел илкүләм чемпионатта икенче урын алды, бу безнең ресурс үзәкләренең профессиональлеге турында сөйли. Киләсе елда эшче һөнәрләр буенча Ворлдскиллс чемпионаты узачак. Европа чемпионатыннан 5 кеше 3 алтын, 1 көмеш медаль алып кайтты. Бу да сезнең тырышлык нәтиҗәсе! Алга таба да кеше капиталын булдыручы юнәлешкә җитди игътибар биреләчәк. Заманча технологияләрнең барысын да кертеп барачакбыз”, – дип билгеләп узды Рөстәм Миңнеханов.   

 


ТР Президенты матбугат хезмәте




Шулай ук кара

Видеоматериаллар



Фоторепортажлар