Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев “Казаноргсинтез” ГАҖ коллективын 60 еллык юбилее белән котлады

Бүген Казанның “Пирамида” күңел ачу комплексында “Казаноргсинтез” заводына нигез салынуга 60 ел һәм беренче продукция эшләп чыгаруга 55 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды.

Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, “ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, “Казаноргсинтез” ГАҖ Директорлар советы рәисе Руслан Шиһабетдинов, “Казаноргсинтез” ГАҖ генераль директоры Фәрит Миңнегулов катнашты.

Минтимер Шәймиев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм шәхсән үзе исеменнән предприятие хезмәткәрләрен юбилей белән котлады. “Безнең республикада фундаменталь белемнәр гамәлгә ашырыла. Без яңа химик кушылмалар булдырабыз һәм көндәшлеккә сәләтле продукция эшләп чыгарабыз”,- диде ул.

“Хәзер сезнең командада яңа төсмер барлыкка килде. Юбилей программасы “Лидерлыкта 60 ел” лозунгы белән бара. Бу сезнең эшчәнлек мәгънәсенә туры килә. Чыннан да, сез 60 ел дәвамында лидерлар рәтендә, сез –үсештә. “Казаноргсинтез” продукциясе һәрвакыт бөтендөнья икътисадында көндәшлеккә сәләтле булып кала”, - дип өстәде Минтимер Шәймиев.

ТР Дәүләт Киңәшчесе “Казаноргсинтез” ГАҖ хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләрен тапшырды.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте




Шулай ук кара

Видеоматериаллар



Фоторепортажлар