Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев хатыны Сәкинә Шәймиеваның вафаты сәбәпле кайгы уртаклашучыларга рәхмәт белдерде

“Хөрмәтле дуслар!

Безнең гаилә өчен кайгылы көннәрдә без Сәкинә Шакировнаның вафаты сәбәпле кайгы уртаклашкан йөзләгән телеграмма алдык. Аларны безнең гаиләнең танышлары да, шулай ук таныш булмаган кешеләр дә Татарстан Республикасының барлык, Россия Федерациясенең күп почмакларыннан, якын һәм ерак чит илләрдән җибәргәннәр. Беләбез, Сәкинә Шакировна турында җылы истәлекләр, ихлас сүзләр массакүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә күп булды. Ул кешеләрне яратты, изгелек эшләргә тырышты һәм татарстанлылар тарафыннан үзенә карата булган  яхшы мөнәсәбәтнең кадерен белде.

Игътибарыгыз, кайгыбызны уртаклашуыгыз һәм безнең өчен авыр вакытта ярдәмегез өчен бик зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Барыгызга да сәламәтлек һәм тынычлык телибез. Үзегезнең туганнарыгыз һәм якыннарыгызның кадерен белегез һәм саклагыз.

Минтимер Шәймиев”.