Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев җиде яшьлек Никита Петровның теләген тормышка ашырачак

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 44 нче утырышы башланыр алдыннан “Теләкләр чыршысы” хәйрия акциясе уздырылды.

“Теләкләр чыршысы” хәйрия акциясе гадәттәгечә Яңа ел алдыннан ТР Дәүләт Советында уздырыла. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы холлында чыршы куела һәм аңа балалар йортлары, социаль приютлар, социаль җитеш булмаган гаиләләрнең балалары Кыш бабайга язган хатлары эленә. Акциядә катнашучылар хатларны алып укыйлар һәм балаларның теләкләрен үтиләр.  

Акциядә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР  Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер  Шәймиев катнашты.

“Дуслык” балалар социаль приютына Рөстәм Миңнехановтан – микроскоп, Фәрит Мөхәммәтшиннан – чыбыксыз наушниклар җибәреләчәк. Минтимер Шәймиев7 яшьлек Никита Петровка  роликлы тимераяклар бүләк итәчәк.

Балаларга бүләкләрне Кыш бабай 29 декабрьдә илтеп тапшырачак, бу көнне “Дуслык” приютында бәйрәм чыршысы уздырылачак.       

 


ТР Президенты матбугат хезмәте