Вакыйгалар хроникасы


Республика җитәкчелегеннән “Дуслык” социаль-реабилитацион үзәгендә тәрбияләнүчеләргә яңа ел бүләкләре тапшырылды

Бүген Казанның балалар һәм яшүсмерләр өчен “Дуслык” социаль-реабилитацион үзәгендә Яңа ел бәйрәме уздырдылар, анда Кыш Бабай белән бергә “Теләкләр чыршысы” хәйрия акциясендә җыелган бүләкләрне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары тапшырды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән 12 яшьлек Данил Маркинга микроскоп тапшырдылар.

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев приютка җиде яшьлек Никита Петровка дип роликлар җибәргән.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүләк итеп Сәлимә Фәйзиевага чыбыксыз колак җайланмалары җибәргән. 

Бүләкләрне Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Анастасия Исаева һәм татар һәм рус телләрендәге законнар текстларының тәңгәллеген билгеләү буенча парламент комиссиясе рәисе Рауиль Рәхмәтуллин тапшырдылар.

Бүген “Дуслык” үзәгендә тәрбияләнүчеләрнең берсе дә бүләксез калмады. Кыш Бабай һәм парламентарийлар балаларга иҗат һәм спорт белән шөгыльләнү өчен җайланмалар, косметика һәм уенчыклар бүләк иттеләр.  

Яңа ел бәйрәме театральләштерелгән тамаша белән дәвам итте, артистлар булып приютта тәрбияләнүчеләр, педагоглар һәм тәрбиячеләр чыгыш ясады.

 


ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте




Шулай ук кара

Видеоматериаллар



Фоторепортажлар