Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев: ”Иң мөһиме, безнең ышанычыбыз бар”

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, үзенең хатыны Сәкинә ханым белән бергә, ТР Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлауда катнаштылар. Алар иртәнге сәгать 10да КИТТУ-КХТИның төп бинасындагы 55нче сайлау участогына килделәр (К. Маркс ур., 68).

Сайлаганнан соң, Татарстанның Беренче Президентына, шулай ук барлык сайлауда катнашкан казанлыларга “Мин сайладым” дигән браслет тапшырылды.

Минтимер Шәймиев үзенә, кандидатларның гына түгел, халыкның актив катнашында узган сайлау алды кампаниясенең ошавын белдерде. Ул аеруча яшьләрнең активлыгын ассызыклады.

"Моның өчен нигез дә бар. Безнең барыбызның да күңеле күтәренке. Социаль программалар, кайбер катлаулыклар булуга карамастан, уңышлы үтәлә. Кешеләрнең күзләреннән һәм йөзләреннән хакимияткә ышаныч күренә, ә бу бик әһәмиятле, ышаныч бар икән, эшләр дә башкача - ышанычлы бара. Иң мөһиме, безнең ышанычыбыз бар. Барлык сайланачак кешеләрнең, тавыш бирүчеләрнең мәнфәгатьләрен яклап, тагын да яхшырак хезмәт итүләрен телим ", - диде ул.

ТР Президенты матбугат хезмәте