Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев ТР Дәүләт Советы утырышында катнашты

Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының тугызынчы утырышы узды.

Сессия эшендә Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Хөкүмәт әгъзалары катнашты.

Президиум көн үзәгенә 44 мәсьәлә керткән иде, шул исәптән ТР законнарының 7 проекты, 30 федераль закон проекты һәм төбәкләрнең закон чыгару органнарының инициативалары.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил сайлау турында мәсьәләләр каралды. Бүген, 8 июльдә, хәзерге вәкаләтле вәкилләрнең вәкаләтләре тәмамланды.

Закон нигезендә, Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилне ТР Президенты күрсәтмәсе буенча парламент раслап куя. Рөстәм Миңнеханов бу вазыйфаларга сайлау өчен Сәрия Сабурская һәм Гүзәл Удачина кандидатураларын тәкъдим итте. Депутатлар, аны хуплап, бүген яңадан ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил итеп Сәрия Сабурскаяны һәм ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил итеп Гүзәл Удачинаны сайладылар.

Парламентарийлар Дәүләт Думасына кертелгән “Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проектын һәм “Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товар сатып алу, эш, хезмәт күрсәтү өлкәсендә контракт системасы турында” Федераль законны якламадылар. Республика парламенты позициясен Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев белдерде.

Алга таба беренче укылышка шәһәр һәм авыллар бюджетларын формалаштыруда җирле үзидарә органнары хокукларын киңәйтүче закон проекты тәкъдим ителде. Икенче, өченче һәм йомгаклау укылышларында муниципаль берәмлекләрнең хокукларын шактый киңәйтүче җирле үзидарә турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты кабул ителде.

Дәүләт Советының бүгенге утырышында – депутатлар 2015 елның 1 ярты еллыгы өчен йомгак ясадылар.

ТР Президенты матбугат хезмәте