Вакыйгалар хроникасы


Казанда “Зөянең тарихи-мәдәни һәм рухи мирасы” халыкара конгрессы башланды

Бүген Казан Кремлендә “Зөянең тарихи-мәдәни һәм рухи мирасы” халыкара конгрессының тантаналы ачылышы һәм пленар утырышы узды.
Форум ТР Мәдәният министрлыгы катнашында РФ Мәдәният министрлыгы, ТР тарихи-мәдәни ядкәрләрне яңадан торгызу республика фонды, Казан федераль университеты, Казан мәдәният һәм сәнгать университеты, ТР Фәннәр академиясе, “Зөя утрау-шәһәрлеге” тарих-архитектура һәм сәнгать музее тарафыннан оештырылган.

Конгресста катнашу өчен төрле илләрдән якынча 100 белгеч килгән: экспертлар, галимнәр, музей, архив,фән, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре.
Алар арасында ЮНЕСКО халыкара экспертлары: Алкивиадес Препис (Греция), Катри Лисицын (Швеция), Полина Майер (Германия), Ньямдаг Ганбат (Монголия).

Конгрессның максаты – Зөянең тарихи-мәдәни һәм рухи мирасын өйрәнү, номинацион досьены әзерләү буенча эшләрне төгәлләү өчен Успение соборы һәм Троицкий чипкәвенең универсаль кыйммәтен фәнни нигезләү, ул көз көне ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирас комитетына тәкъдим ителәчәк.

Бүген конгрессның тантаналы ачылышында ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, РФ Тышкы эшләр министрлыгының ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясенең җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары, эчке сәясәт мәсьәләләре буенча ТР Президенты Департаменты җитәкчесе Александр Терентьев катнашты.

Конгресста катнашучыларны беренче булып Минтимер Шәймиев сәламләде. “Татарстан Республикасында күп еллар дәвамында, дәүләт органнары вәкилләре, галимнәр, музей хезмәткәрләре тарафыннан Россия өчен генә түгел, ә бәлки халыкара әһәмиятле булган мәдәни мирас объектларын саклау, реставрацияләү һәм популярлаштыру буенча эш алып барыла. Нәтиҗәдә Татарстан территориясендә урнашкан ике билгеле тарихи һәм мәдәни ядкәр ЮНЕСКОның Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирас исемлегенә кертелде: Казан Кремле (2000 елда) һәм борынгы Болгар (2014 елда). Хәзерге вакытта бу исемлеккә Зөя утрау-шәһәрлеге объектларын кертү буенча эшләр дәвам итә”, - дип билгеләде ул.

Ул шулай ук кыскача Россия дәүләте барлыкка килү тарихында Зөянең уникаль роле турында сөйләде. Аның сүзләренчә, Зөянең әһәмиятле үзенчәлеге шунда, бу- борынгы рус агач шәһәр төзелеше сәнгатенең бердәнбер үрнәге.

Минтимер Шәймиев барлык галим-белгечләргә актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде, һәм бүген форумда бу өлкәдә озак еллар эшләгән иң яхшы белгечләр катнаша, диде. Шундый оешканлык, фикерләрнең бердәмлеге аркасында без шундый кыска вакыт эчендә зур күләмдә эш башкара алдык. 5 ел элек җимерек хәлдә яткан уннарча объектлар реставрацияләнде һәм яңадан торгызылды, дип билгеләде ул.

“Без сезнең белән планетабызда үзебезнең изге эзебезне калдырабыз”, - дип йомгаклады Минтимер Шәймиев һәм конгресска уңышлы эшләр теләде.

Айрат Сибагатуллин РФ мәдәният министры Владимир Мединскийның, Григорий Орджоникидзе РФ тышкы эшләр министры Сергей Лавровның сәламләү сүзләрен укыдылар.

Алга таба конгресста катнашучылар өч фәнни доклад тыңладылар.
Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты проректоры, шәһәр төзелеше һәм архитектура истәлекләрен саклау буенча ЮНЕСКО кафедрасының Идел буе бүлеге җитәкчесе Рафаэль Вәлиев “Тарихи-мәдәни һәм рухи мираста Успение соборының һәм Зөянең урыны һәм роле. Тикшеренүләрнең төп юнәлешләре һәм нәтиҗәләре” темасына, Грециянең Демокрит университеты профессоры, ИКОМОС эксперты Препис Алкивиадис “Археологик истәлек-һәйкәлләргә өскорма салу“ темасына, Бөтендөнья мирасы буенча эксперт һәм бәйсез консультант, профессор Катри Лисицын “Объект, әйләнә-тирәсе һәм шартлар – Бөтендөнья Мәдәни Мирас Объектлары белән эш-идарә иткәндә алынган сабаклар” темасына чыгыш ясадылар.

Бүген һәм иртәгә конгресс үзенең эшен секцияләрдә, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм шәрыкне өйрәнү институтында дәвам итәчәк.

ТР Президенты матбугат хезмәте, Нүрсөя Шәйдуллина.




Шулай ук кара