Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев республика зыялылары белән очрашты

16 гыйнвар көнне Казан Кремлендә Минтимер Шәймиев республика зыялылары белән очрашты. Өч сәгатькә сузылган җанлы аралашуда ТР Президент Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР Премьер-министр урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан язучылары, композиторлары, рәссамнары, театр әһелләре берлекләре юлбашчылары һәм әгъзалары, мәдәният һәм сәнгать уку йортлары, республика мәдәният һәм сәнгать оешмалары җитәкчеләре, муниципаль берәмлек башлыклары, эшчәнлекләре мәдәният, әдәбият һәм сәнгать белән бәйле булган башка вәкилләр һәм массакүләм мәгълүмат чаралары катнашты.

"Узган Әдәбият һәм сәнгать елын уңышлы гына уздырып җибәрдек. Минем уйлавымча, мәдәният үсеше учагы алдагы елларда да сүрелергә тиеш түгел, киресенчә, аның һаман да зуррак дәрт алуы зарур. 2006 елда үткәрелгән мәдәни чаралар рухы киләчәктә дә югалмаска тиеш. Узган ел күңелләргә хуш килде һәм уңай тәэсирләр калдырды", - дип башлап җибәрде Минтимер Шәймиев очрашуны.

Биредә, Әдәбият һәм сәнгать елына йомгак ясау уңаеннан, республикада татар халкының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен саклап калу, милли белем бирү системасын камилләштерү, укучыларда музейларга мәхәббәтне һәм кызыксынуны арттыру, китапханәләрне бәяләп бетергесез олы хәзинәгә әверелдерү, татар әдәбияты кыйммәтен үстерүдә яшь талантларга игътибарны көчәйтү, татар җыр сәнгатендә миллилекне югалтмау, мәдәният дөньясына өлеш кертүче фидакарь хезмәткәрләрне торак белән тәэмин итү һәм аларның яшәү шартларын яхшырту, һәм, гомумән, Татарстанның төрле тармакларда конкурентлыкка сәләтлелегенә ирешү кебек мәсьәләләр каралды.


2007 елның 16 гыйнвары