Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән очрашты

17 гыйнварда Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән очрашты.

Татарстан тормышын яктыртучы каләм осталарына бүген Илбашы авызыннан республиканың социаль-икътисади тормышы, халыкның көнкүреше, өстенлекле милли проектларның гамәлгә ашуы турында җентекле сөйләм ишетү бәхете елмайды. "Күп кенә мәсьәләләрнең уңай чишелеше буенча уртак тырышлык, күркәм нәтиҗәләре белән дә куандыра", - дип, Минтимер Шәймиев массакүләм мәгълүмат чаралары белән хакимият арасындагы тыгыз хезмәттәшлеккә ишарәләде.

Президент фикеренчә, тулаем алганда, Татарстан икътисадының 2006 елгы күрсәткечләре, бюджет кабул иткәндә туган фаразларга караганда, югарырак булган. Моны ул инвестиция проектларының уңышлы төстә гамәлгә кертелүе белән дә аңлата. Матбугат һәм электрон ММЧ чараларының күзгә күренеп артуын да республика җитәкчесе 2006 елның казанышлары рәтенә кертә. Минтимер Шәймиев хәбәр итүенчә, республика буенча исәптә торган 1333 массакүләм мәгълүмат чарасының 221 е – дәүләтнеке (Президент 2005 елда бу санның 187 не генә тәшкил иткәнен дә ассызыклады) һәм 912 се – дәүләттән тыш булып санала (2005 елда – 810 булган). Татар телендә чыгып килүче 110 газета һәм 28 журнал бар. Болардан тыш, Илбашы көч туплап килүче башка чаралар булуын да әйтеп узды. Татарстанда чуаш һәм удмурт телендә дә газета әзерләү белән шөгыльләнүчеләрне телгә алды Татарстан башлыгы. Район газеталары сыйфатын камилләштерү юнәлешендә ТР "Татмедиа" гаммәви коммуникацияләр агентлыгының керткән өлешен ул югары бәяләде.

Алга таба Президент дүрт өстенлекле милли проектның гамәлгә ашуы, аларның кысаларында күздә тотылган үзгәрешләр, хәл итәсе проблемалар, бүгенге көндә уңышларга ирешкән мәсьәләләр буенча тагын да алга китеш хакында бәян итте. Төпченергә яратучы журналистларның сорауларына каршы республика җитәкчесе төпле җаваплар да яудырды.


2007 елның 17 гыйнвары