Вакыйгалар хроникасы


Россия Федерациясе Президенты Казанга килде

Татарстан башкаласына РФ Дәүләт Советы Президиумы утырышында катнашу өчен Россия Президенты Владимир Путин килде. Утырышта Россия субъектлары дәүләт хакимияте органнарының торак-коммуналь хуҗалыкны реформалау һәм халыкның аз керемле төркемнәре мәнфәгатьләрен исәпкә алып, торак төзү эшчәнлеге проблемалары каралачак.


“Казан” халыкара аэропортында дәүләт башлыгын Республика Президенты Минтимер Шәймиев, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Александр Коновалов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, ТР эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, РФ Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Евгений Вдовин һәм башка рәсми затлар каршы алды.


19 гыйнвар 2007 ел.