Вакыйгалар хроникасы


Бәла-казаларны кисәтү һәм янгыннарны сүндерү өлкәсендә уртак бурыч-максатлар билгеләнде


18 гыйнварда Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашында, Россиянең Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән Татарстан Хөкүмәте арасында килешүгә кул куелды.



Аның нигезендә, федераль орган белән республика Хөкүмәте янгын сүндерүне оештыру һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү мәсьәләләре буенча вәкаләтләрне үзара алмашып эшләячәк. Әлеге документны Татарстан ягыннан Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Федераль үзәк ягыннан Россиянең Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры Сергей Шойгу имзалады.

Уртак максатларны билгеләүче килешүне гамәлгә ашыру буенча Эш киңәшмәсен , Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, Сергей Шойгу җитәкчелегендәге ведомоствоның гаять зур җаваплы эш башкаруын һәм моны алар җиренә җиткереп үтәүләрен ассызыклаудан башлады. “Бездә бу өлкәдә эш бердәм организм булып алып барыла. Вәкаләтләрне кайдадыр чиклиләр, бүлешәләр, бер-берсенә тиешлесен биреп бетермиләр, әмма сезнең ведомоство буенча без андый нәрсәләрне тоймыйбыз. Моңа кадәр бүлешмәдек һәм моннан соң да әлегә кадәр ничек эшләдек, аны тагын да камилләштереп эшчәнлекне дәвам итәрбез дип ышанам”, - ди Президент.

Минтимер Шәймиев билгеләп узганча, килешү нигезендә министрлык һәм Хөкүмәт арасында үзара хезмәттәшлек, бу беренче чиратта матди-техник базаны яхшырту, үзләренең гомерләрен куркыныч астына куеп вазифаларын намус белән башкарган хезмәткәрләргә социаль шартлар тудыруга тагын да зур мөмкинлекләргә юл ача.

Сергей Шойгу 2006 елның министрлык өчен бик үк гади булмавын искәртә. “Чөнки безнең алда моңа кадәр булган күрсәткечләрдә тору түгел, ә аны тагын да яхшырту бурычы торды. Без елына 100 меңләп кешене коткарабыз. 2006 да шартлау куркынычы янаган 215 меңләп предметны юк иттек, шуның 3 меңләбе – авиация бомбасы. Янгыннарда һәлак булучылар да 7 процентка кимеде. Суга батучылар санын да 16 процентка азайтуга ирештек. Процентлар күрсәткеч кенә, шулай булса да аларның һәркайсы артында кеше язмышы. Башкарылган эшнең сыйфаты буенча Татарстан лидерларның берсе. Һәм монда мин иң беренче чиратта республика Президенты, Хөкүмәте, министрлык һәм ведомостволарының һәрдаим кайгыртучан хезмәтләрен югары бәяләр идем”, - ди илнең баш коткаручысы. Ул шулай ук Татарстанның бу өлкәдә махсус программа (аның өчен 1 миллард 200 миллион сум күләмендә финанс карала) кабул итеп, шуның буенча эзлекле эшләгән бердәнбер төбәк булуын да ассызыклады. Бүген ачылган кече суднолар буенча Дәүләт инспекциясенең дә коткару эшчәнлегендә зур рольне алып торачагын да әйтеп узды Сергей Шойгу. Министр мондый килешү нигезендә, республикада гражданнар оборонасы эшләре , гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләренең тормыш-көнкүрешләрен яхшыртуга ирешеп булачагына ышана.

Кадрлар потенциалын саклау һәм торак мәсьәләләрен хәл итү максатыннан Россия ГО һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Казанда 2 миллиард 50 миллион сум күләмендә торак комплексын төзү буенча инвестицион проектны гамәлгә ашыруны күздә тота. Моннан тыш, янгын сүндерү юнәлешендә заманча техника, тулаем матди-техник базаны ныгыту планлаштырыла. Сүз уңаеннан илнең баш коткаручысы, республиканың гадәттән тыш хәлләр буенча үз авиациясе булса, ул эшчәнлеккә тагын да зур ярдәм итәр иде дигән теләген дә җиткерде.

Мәгълүм булганча, Татарстанда гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, янгын куркынычсызлыгы һәм килеп чыккан бәла-казаларны бетерү буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының территориаль органы – ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе эшли. Шул ук вакытта Татарстанның башкарма хакимияте органнары системасында республиканың гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы да сакланды. Республика Хөкүмәте карары нигезендә, ике орган белән дә бер кеше җитәкчелек итә. Бу исә шушы мәсьәләләрдә төрле дәрәҗәдәге барлык тармаклар белән бергә тупланып идарә итүне саклап калды. Шулай итеп республикада гражданнар оборонасы, халыкны саклау, янгын куркынычсызлыгын , федераль, республика, муниципаль дәрәҗәдәге су объектларында кешеләрнең иминлеген тәэмин итү өлкәсендәге мәсьәләләрне чишү буенча бердәм, күп дәрәҗәле, нәтиҗәле эшли торган махсус вәкаләтле органнар системасы булдырыла.

Кремльдә узган бүгенге киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, кул куелган килешү башка килешүләргә дә юл ача. Шундый эшләрнең бер варианты итеп, ТР буенча Баш идарә , шулай ук ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең дә шәхси составына социаль гарантияләрне тәэмин итү һәм янгын сүндерү, коткару көчләренең матди-техник базасын үстерү юнәлешендә 3 елга исәпләнгән икеьяклы программа кабул итү тәгаенләнә.

Кремльдә узган киңәшмәдә Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР Иминлек Советы секретаре Венер Сәлимов, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Александр Гусев, Президент, Министрлар Кабинеты Аппаратының җаваплы җитәкчеләре, министрлар, предприятие генераль директорлары, эре шәһәрләрнең башлыклары катнашты.


18 гыйнвар 2007 ел.