Вакыйгалар хроникасы


Владимир Путин Татарстан башкаласының Бердәм исәп-хисап үзәге белән танышты

Татарстан башкаласында узачак РФ Дәүләт Советы Президиумы утырышы алдыннан Россия Президенты Владимир Путин “Казанның бердәм исәп-хисап үзәге” МУПының "Азино-1" территориаль бүлгендә булды.

Ил башлыгын Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев, Россия төбәкләр үсеше министры Владимир Яковлев, Казан мэры Илсур Метшин озатып йөрде. Бердәм исәп-хисап үзәге эше белән кунакларны Казан муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе беренче урынбасары Иршат Минкин таныштырды.

 


Дәрәҗәле кунакларга видеоэкранда менә инде бер елдан бирле Казанда уңышлы эшләп килә торган Бердәм исәп-хисап үзәге һәм аның территориаль бүлеге буенча мәгълүмат тәкъдир ителде. Мондый бүлекләрнең саны хәзерге вакытта 44, өстәвенә аларның 20се бер челтәргә берләшкән һәм бу һәрбер кешегә үзен кызыксындырган мәгълүматны үзәкнең теләсә кайсы бүлегендә алырга мөмкинлек бирә.

“Элегрәк әгәр дә кайсы да булса фатирда кайнар су булмаса, биредә яшәүче торак-эксплуатацияләү участогы белән ялгызы көрәшә иде. Ә хәзер биредә яшәүче үзәккә нинди дә булса торак-коммуналь хуҗалык хезмәтен алып җиткермәү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итә һәм әлеге мәгълүмат раслана икән, үзәк җибәрелеп бетмәгән хезмәт өчен әлеге йортның бөтен яшәүчеләренә исәп-хисапны яңадан ясый”, - дип билгеләп узды Илсур Метшин.

Казан мэры сүзләренчә, элегрәк Татарстан башкаласы торак-эксплуатацияләү участогы структураларында 1400 хезмәткәр эшләсә, хәзерге вакытта шул ук эш күләмен сыйфатны югалтмыйча 400 кеше башкара. Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә шәхси компанияләр килү шәһәрдә бары хезмәт хакы буенча гына да 70 миллион сум тирәсе акчаны янга калдырырга мөмкинлек биргән.


19 гыйнвар 2007 ел.