Вакыйгалар хроникасы


Казанда РФ Дәүләт Советы Президиумы утырышы узды

Казанда Россия Президенты Владимир Путин рәислегендә торак-коммуналь хуҗалык комплексын реформалаштыру һәм халыкның аз керемле төркеме мәнфәгатьләрен исәпкә алып һәркем алырлык торак төзү буенча РФ субъектлары дәүләт хакимияте органнары эше проблемалары буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советы Президиумы утырышы узды.

РФ Дәүләт Советы Президиумы утырышын әзерләү буенча эш төркемен Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев җитәкләгән иде. Узган ел ахырында республика башлыгы эш төркеменең өч утырышын үткәрде. Бүгенге чарага әзерләнгән программалы доклад, биш төп мәсьәләгә: Ул торакны һәркемгә алырлык итү һәм социаль кулланышлы торак фондын үстерүне арттыру буенча чаралар, торак фондын модернизацияләүгә, тузган һәм һәлакәтле торак фондын бетерү буенча чараларны да кертеп, дәүләт-шәхси партнерлыгын үстерү һәм төзелештә һәм торак-коммуналь комплекста инвестицион җәлеп итүчәнлекне арттыру, торак милекчеләре институтын стимуллаштыру һәм үстерүгә, торак-коммуналь хезмәтләрне тәкъдим иткәндә халыкны социаль яклау механизмнарын камилләштерүгә багышланган.

Соңгы утырыш барышында эш төркеме әгъзалары РФ Президенты йөкләмәләре исемлеге турында да фикер алышты. Документта дәүләт башлыгы йөкләмәсе буенча Россия Хөкүмәте тарафыннан 2002-2010 елларга “Торак” федераль максатчан программасына үзгәрешләр кертү турында норматив-хокукый актларны эшләп бетерү һәм раслау ниятләнә һәм “Торак фондын модернизацияләү, тузган һәм һәлакәтле торакны модернизацияләү”, “Төзелеш материаллары сәнәгатен үстерү”, “Социаль ипотеканың инвестицияле һәм кредитлы механизмнарын кулланып халыкның аз керемле төркемнәрен торак белән тәэмин итү” ярдәмче программаларын эшләү күз алдында тотыла. Өстәвенә, документ проекты “Россия Федерациясендә аз катлы торак төзелешен үстерү турында” закон проектын һәм җирле үзидарә органнарына һәм файдаланучы оешмаларга түләүсез нигездә төзелгән инфраструктура (коммуналь, социаль, транспорт) тапшыруны, шулай ук төзүчеләргә җир участокларын аукционнар аша гына түгел, ә конкурс нигезендә дә тәкъдим итү турында закон проекты һәм норматив-хокукый актларны эшләүне һәм РФ Дәүләт Думасына кертүне күз алдында тота.

Эш төркеменең өченче утырышына нәтиҗәләр чыгарып, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев ассызыклаганча, аның әгъзалары тарафыннан зур эшләр башкарылды - торак-коммуналь хуҗалык үсеше белән бәйле теге яки бу проблемаларны хәл итү буенча тәкъдимнәр Россиянең күп төбәкләреннән килде. Ул шулай ук үзе тарафыннан бер генә тапкыр әйтелмәгән бизнес вәкилләре өчен торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенең файдасы турындагы тезисны да кабатлады. Ул ассызыклаганча, ул һичшиксез, берничә елдан соң чагылачак. Республика башлыгы шулай ук торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләрен 100 процентлы акчага әйләндерүдән башка торак-коммуналь хуҗалыгын реформалау турында сөйләргә дә мөмкин түгел, дип билгеләп узды.


19 гыйнвар 2007 ел.