Вакыйгалар хроникасы


Россия Президентына Татарстанның төзелеш потенциалын тәкъдим иттеләр

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга Казанда уза торган РФ Дәүләт Советы Президиумы утырышы кысаларында Татарстанның төзелеш потенциалын тәкъдим иттеләр. Ил башлыгы “Казан” халыкара ат-спорт комплексында урнаштырылган экспозицияне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, РФ төбәкләр үсеше министры Владимир Яковлев, Казан мэры Илсур Метшин, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин белән берлектә карап йөрде.



Стендларда Татарстанның төзелеш материаллары җитештерүче төзелеш индустриясе фирмалары, республика шәһәрләренең шәһәр төзелеше планнары тәкъдим ителгән иде. Владимир Путин тукталган беренче стендларның берсе иске аэропорт урынында төзелә торган “Седьмое небо” торак комплексы проекты булды. марат Хөснуллин сүзләренчә, әлеге мәйданчыкка 20 миллиардтан артыграк инвестиция җәлеп итү ниятләнә. Тик башта әлеге объектка республика һәм федераль бюджетлардан күп акча салырга туры килгән.

Россия Президенты ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллинның Татарстанда гамәлгә ашырыла торган Социаль ипотека программасы турындагы хәбәрен зур кызыксыну белән тыңлады. Минтимер Шәймиев әлеге программа буенча төзелә торган торакның бер квадрат метр бәясенең базар бәяләреннән шактый түбән булуын билгеләп узды. Бүгенге көндә республикада Социаль ипотека программасы бары эшли генә башлый, тик 15 елдан соң бер елга миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырылачак, дип ассызыклады ТР Президенты.

Татарстанда аз катлы торак төзә белүләре турында “Загородный” коттеджлар бистәсе проекты тәкъдим ителгән стенд чагылдырды. Йортларны төзүдә безнең республикада җитештерелә торган заманча материаллар файдаланыла.

Кунаклар аеруча кызыксыну белән 2011 елда узачак Универсиадага төзәргә ниятләнгән Казанның спорт объектлары проектлары урнаштырылган стендны карады. Минтимер Шәймиев Казанга җиңү өчен бары ике тавыш кына җитмәде, дип билгеләп узды. Әмма Татарстан башкаласы икенче булу да хөрмәткә лаек.

“Татэнерго” ААҖнең уңай эш тәҗрибәсе дә Россия Президентында кызыксыну уятты. Марат Хөснуллин сүзләренчә, әлеге предприятиенең коммуналь челтәрләр үсешенә инвестицияләре бары узган елда гына да 2 миллиард сум тәшкил иткән. Өстәвенә, Татарстан энергетиклары шәхси энергия сервисы компаниясе төзеде.

РФ Президенты әлеге күргәзмәдә бер сәгатькә якын булды. Ахырда Владимир Путин Казанга килгән барлык губернаторларны биредә булу-булмавы белән кызыксынды. Аның фикеренчә, биредә башка Россия төбәкләре башлыкларына да өйрәнер әйберләр шактый.


19 гыйнвар 2007 ел.