Вакыйгалар хроникасы


Владимир Путин Минтимер Шәймиевне “Ватан алдында казанышлары өчен” I дәрәҗә ордены белән бүләкләде

“Ватан алдында казанышлары өчен” ордены белән Россия дәүләтчелеген үстерү, хезмәттәге уңышлары, халыклар арасында тынычлык, дуслык һәм хезмәттәшлек ныгыту, Ватанны саклау эшенә сизелерлек өлеш кертү белән бәйле дәүләт каршындагы аеруча күренекле казанышлары булган гражданнар бүләкләнә. Орденың иң югары дәрәҗәсе булып I дәрәҗә санала.

Бүләкләү тантанасы алдыннан Россия дәүләт башлыгы чыгыш ясады. Ул Минтимер Шәймиевне бүген билгеләп уза торган 70 яшьлек юбилее белән котлады. Владимир Путин Татарстан Президенты “гомум ил күләмендәге сәясәтчеләргә һәм лидерлар рәтенә кертергә була торган кешеләр төркеменә” карый, дип ассызыклады. “Татарстанда эшләү елларында сез республиканы илнең әйдәп баручы төбәкләренең берсенә әверелдердегез, - диде ул. – Сезне Россиядә зирәклегегез, әдәплегегез һәм сүзләрдә һәм эшләрдә нигезле булуыгыз өчен бәялиләр”. Владимир Путин шулай ук Татарстан лидерының “чын федератив дәүләт” төзелешенә керткән өлешен дә билгеләп узды һәм республикада һәрвакыт гомумроссия башлангычларына теләктәшлек сизелә дип ассызыклады. “Сез бервакытта да читкә китмисез, дәшми калмыйсыз һәм хәтта бәхәсле булса да үз карашларыгызда каласыз, моны ачык һәм намуслы эшлисез”, - дигән фикерен җиткерде Россия Президенты.

 


20 гыйнвар 2007 ел.