Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев юбилее уңаеннан котлаулар өчен рәхмәт белдерде

ТР Президенты Минтимер Шәймиев үзен 70 яшьлек юбилее белән котлаган һәммә кешегә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

"Кадерле дуслар!

Барыгызга да чын күңелемнән юбилеем уңаеннан килгән җылы котлау сүзләрегез һәм изге теләкләрегез өчен рәхмәт белдерәм.

Миңа күрсәткән игътибарыгызны Татарстанга, республиканың күпмилләтле халкына ихтирам билгесе итеп кабул итәм. Һәр котлаучының дустанә мөнәсәбәтен югары бәялим, киләчәктә ышанычлылык һәм игелеклелек безнең эшлекле һәм үзара мөнәсәбәтләребезнең нигезе, бу исә, үз чиратында, Россия Федерациясе мәнфәгатьләрендә Татарстан Республикасының һәрьяклы үсеше өчен этәргеч булыр дип ышанам.

Сезгә барлык изге гамәлләрегез һәм башлангычларыгызда уңышлар, ныклы сәламәтлек һәм бәхет телим.

Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев"


2007 елның 23 гыйнвары