Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев "Сибур Холдинг" һәм "Казанкомпрессормаш" ААҖләре арасында хезмәттәшлекнең төп шартлары турында Килешү төзүдә катнашты

24 гыйнварда Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә "Сибур Холдинг" ААҖ һәм "Казанкомпрессормаш" ААҖ арасында хезмәттәшлекнең төп шартлары турында Килешүгә кул куюга багышланган чарада катнашты.

Әлеге очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты каршындагы икътисади мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Марат Сафиуллин, ТР Президентының Дәүләт-хокук идарәсе башлыгы Рәйсә Сахиева, "Казанкомпрессормаш" ААҖ генераль директоры Ибраһим Хисамиев, "Сибур Холдинг" җәмгыяте президенты Дмитрий Конов һәм вице-президент – углеводород чималы дирекциясе җитәкчесе Михаил Карисалов катнашты.

”Бүгенге килешү озак еллар дәвамында тыгыз хезмәттәшлекне раслый һәм уртак уңышларның дәлиле булып тора", - дип белдерде Минтимер Шәймиев. Илбашы әйтүенчә, "Сибур Холдинг" һәм "Казанкомпрессормаш" Ачык акционерлык җәмгыятьләренең нефтехимия өлкәсендәге үсеш юнәлешләре охшаш. Ул киләчәктә икътисад базарына чыгарга, ил мәнфәгатьләрен кайгырту юнәлешендә акыл белән эш итәргә һәм конкуренциягә сәләтле булып калырга киңәш итте. "Компания җитәкчеләренең олы тәҗрибәсе, эшчәнлекләрендәге яңа алымнары моңа уңай йогынты ясарга тиеш", – ди Президент. Республика җитәкчесе, "Сибур Холдинг" тарафыннан хезмәттәшлек алып бару өчен "Казанкомпрессормаш" оешмасының сайлануының олы казаныш билгесе булуын ассызыклады. Рөстәм Миңнеханов исә, Татарстанның машина төзелеше өлкәсендәге абруена ишарәләп, "Сибур Холдинг" җәмгыяте белән бу юнәлештә дә уртак проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлеге турында хәбәр итте.

"Сибур Холдинг" Россия нефтехимия тармагының эре компаниясе булып саналган "Газпром" ААҖ нең "кече предприятиесе" булып тора. Сүз уңаеннан, ул Татарстанның күп кенә оешмалары белән күптән тыгыз мөнәсәбәттә. Дистәләгән Казан компрессорлары Холдингның газ эшкәртү һәм нефтехимия предприятиеләрендә уңышлы гына эшкә җигелә. Моннан тыш, "Сибур Холдинг"ның "Казанкомпрессормаш"ны, Холдингның "СибурТюменьГаз" газ эшкәртү предприятиесендә яңартылган җитештерүчәнлектә, тауар белән төп тәэмин итеп торучы сыйфатында сайлау турындагы карары да, ныклы мөнәсәбәтләрне раслый. Килешү буенча газ эшкәртү күләменең артуы фаразлана. Татарстан өчен әлеге килешү бик мөһим, чөнки "Казанкомпрессормаш" белән берлектә компрессор җиһазлары җитештерүдә "КМПО" ААҖ, Бөгелмә механик һәм Яшел Үзән машина төзелеше заводлары да актив катнаша.

Журналистларга биргән интервьюсында, Минтимер Шәймиев "Сибур"ның чимал белән тәэмин итүдә алга киткән оешма булуын билгеләп узды. "Очрашу барышында ил мәнфәгатьләрен яклап, газ эшкәртү һәм машина төзелеше тармагында продукцияне дөнья базарына чыгару мәсьәләсе буенча фикер алышу булды", - ди ул. "Сибур" ның күп төрле продукция әзерләү ягыннан Татарстанның "Түбән КамаНефтехим" оешмасы белән уртак яклары бихисап, шуңа күрә үзара кызыксыну зур", - ди Илбашы. Аның сүзләреннән аңлашылганча, "Казанкомпрессормаш" берләшмәсе "Сибур"га 2007-2008 елларга 11 җыелма җайланма куярга тиеш. Республиканың тагын өч заводы комплектация белән шөгыльләнәчәк. Президент ике ел эчендә "Казанкомпрессормаш" ның 3 миллиардтан да артыграк заказ алганын да искәртте. "2011 елга кадәр дип имзаланган килешү уңаеннан минем ышанычым зур. "Казанкомпрессормаш" ның җитәкчесе дә куелган максатларга ирешүе белән игътибарга лаек, аның вәгъдә биргән сүзеннән тайпылганы юк", - дип, ул бүгенге вакыйганың Татарстан икътисады өчен алга этәреш булуына басым ясады.

"Сибур Холдинг" җәмгыяте президенты Дмитрий Конов исә, килешү нигезендә куелачак җайланмаларның газ эшкәртүдә файдаланылачагын һәм моның зур чимал базасы булуын әйтеп үтте.


2007 елның 24 гыйнвары