Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев: “Дөньяда бар кешегә дә бай мирас үрнәкләре белән хозурлану тәтеми”

Бүгеннән башлап, “Эрмитаж-Казан” Үзәге “Ат өчен ярты патшалык...” Дөнья мәдәниятендә ат” күргәзмәсе белән танышырга чакыра. Әлеге күргәзмәне ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, Дәүләт Эрмитажы директоры Михаил Пиотровский, Россия ватандашлары Халыкара Советы Президиумы Рәисе Петр Шереметев, мәдәният һәм сәнгать әһелләре катнашты.

600 дән артык сынлы сәнгать, графика, скульптура һәм декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре, нумизматика һәйкәлләре һәм китаплардан торган күргәзмә ат темасына багышланган. Музей экспонатлары тәүге тапкыр атның кешегә хезмәт итү тарихы турында сөйли, “ат темасы” призмасы аша аларда цивилизациянең үткәненә караш та чагылыш таба. Эрмитажның, борынгы заманнардан башлап, бүгенге көнгә кадәр материаль һәм рухи мәдәниятне чагылдыручы бай хәзинәләре, төрле дәверләргә мөнәсәбәтле булган киңкырлы мирасны колачлаган экспозиция тудыруга мөмкинлек бүләк иткән.

Тантананы мәдәният министры Зилә Вәлиева ачып җибәрде. Ул чыгышында әлеге гаҗәеп күргәзмә экспонатларының беренче меңъеллыкка караганнары һәм егерменче гасырга мөнәсәбәтле булганнарын да ассызыклады. Министр әйтүенчә, ат темасы үзенчәлекле, ә шул ук вакытта барлык дәверләрдә дә әһәмиятле һәм таныш.
“Без Михаил Пиотровскийга Эрмитажның Казанда ачылуына рәхмәтле булырга тиешбез. Димәк, без моңа лаек дип табылган һәм бу ихтирам, ышанычның кадерен белү зарур”, - Минтимер Шәймиев күргәзмә ачылышында әнә шулай дип белдерде. Президент бүгенге күргәзмәнең өченчесе булуын һәм алдагыларының Алтын Урда тарихы, Ауропа чигү үрнәкләренә багышланган булуын да искәртте. “Дөньяда бар кешегә дә бай мирас үрнәкләре белән хозурлану тәтеми”, - дип, Илбашы Казандагы Эрмитажның кыйммәтен шәрехләде. Президент Россиянең мәдәни мирасын үстерү өчен тырышып йөрүче Михаил Пиотровскийга, Татарстан халкы һәм мәдәниятенә, тарихи һәйкәлләренә игътибары өчен рәхмәтен җиткерде. “Атлар киткәч, тагын нинди дә булса кызыклы темага күргәзмәләр ачылышына ышанычыбыз зур. Халыкның да мавыгуы, кызыксынуы, күргәзмәләрне тамаша кылырга агылуы күзгә күренеп тора”, - дип, Минтимер Шәймиев бүгенге вакыйга уңаеннан барлык кунакларга котлавын ирештерде.

“Күргәзмә экспонатларын урнаштыруда, бизәлешендә көч түккән барлык кешеләргә дә рәхмәтемне белдерәм, бу зур тырышлык, намуслы хезмәт таләп итә торган четерекле җаваплы һәм нәзакәтле эш”, - ди Михаил Пиотровский. Ул чыгышында Алабуга музейларына да мәдхия җырлады. Аларның чын мәгънәсендә зәвык белән бизәлгәненә Михаил Пиотровский Алабугада рәссам Шишкинның тууына 175 ел тулган чараларда катнашкан вакытта инанган. “Кол Шәрифтә ачылган ислам тарихы музее да игътибарга лаек, аның камиллегенә ирешү үтә катлаулы дип саныйм”, - ди ул. Дәүләт Эрмитажы башлыгы бүген ачылган күргәзмә уңаеннан да фикерләре белән уртаклашты. “Ат – матур, сугышчан, көчле хайван. Атны төрле яктан сыйфатлап була”, - ди Михаил Пиотровский. Риваятьләргә нигезләнгән гаҗәеп эшләнмәләр, ауга кагылышлы әсбаплар, Екатерина икенченең Петр беренчегә ат сурәте төшерелгән сәгать рәвешендәге бүләге, бизәкләп эшләнгән авызлыклар, өзәңгеләр һәм башка экспонатларның халык күңеленә хуш килеренә дә ул ныклы ышанычын җиткерде.

Мәртәбәле кунаклар кызыл тасманы кисүгә, экспонатлар белән якыннанрак танышуга күчте.
Сүз уңаеннан, ат дөнья мәдәниятендә әһәмиятле урынны биләп тора. Ауразия цивилизациясенең үсешен аттан башка күзаллау мөмкин түгел. Атны, һичшиксез, мәңгелек кыйммәтләр сафына да кертергә була. Чөнки ул күптән ниндидер бер образ, символга әверелгән инде. Дөнья күләмендә мәгълүм булган бихисап ат типлары һәм токымнарының аермалы климатик шартларга, билгеле бер мохиткә һәм кулланылыш төрләренә, шартларына туры килүе атны мәдәният казанышы дип атарга мөмкинлек бирә. Ат образын мифларда һәм әкияти сюжетларда очратырга була. Ул төрле халыкларның эпосларында, ышануларында һәм дини йолаларда гәүдәләнә. Меңнәрчә еллар дәвамында төрле этник, мәдәни һәм табигать мохитләрендә барлыкка килгән бай рухи мирас ат белән бәйле. Дөнья мәдәниятендә ат ике төп вазифаны үти: беренчесе, менге ат рәвешендә булса, икенчесе, гыйбадәт-йолаларда табыну образы сыйфатында яшәгән. Ни өчен дигәндә, ат кояш тәңресе белән тиңләштерелгән, атны корбан итеп тә чалганнар. Ат культына нигезләнеп, ат рәвешендәге төрле саклагычлар, зәркән һәм бизәнү әйберләре ясалган. Ат башлары яисә ат сыннары белән бизәлгән билбау прәшкәләре, муенсалар һәм башка эшләнмәләр кара көчләрдән саклау функциясен башкарган. Вакыт уза тора, мәдәниятләр бер-берсен алыштыра, сәяси системалар һәм аралашу телләре үзгәрә, ә ат һаман да кеше белән янәшә тора. Атлар кешеләр белән сугышларгә керә һәм гаскәриләр кебек үк һәлак була. Алар үзләренә җиңүчеләрне һәм хөкемдарларны атландырган, гасырлар буе басу-кырларда сабан тарткан, кешеләрне һәм әйберләрне ташыган...

Күргәзмәдә амуниция һәм наездникларның костюмнары, медаль, орден, билгеләр дә үзенчәлекле урында.

2007 елның 26 гыйнвары