Вакыйгалар хроникасы


Татарстан Президенты Астана акимы белән очрашты

Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Астана шәһәре акимы Әскәр Мамин белән очрашты. Очрашуда шулай ук Казан мэры Илсур Метшин дә катнашкан иде.

Әскәр Мамин Казахстан башкаласына җитәкче итеп 2006 елның сентябрендә билгеләнә. Моңа кадәр ул Казахстан Республикасы транспорт һәм коммуникацияләр министры булып хезмәт иткән.

Казакъстан делегациясе Татарстанга республиканың социаль ипотека программасын тәҗрибәсен үзләштерү һәм торак-коммуналь хуҗалык реформасы тәҗрибәсе белән танышу максаты белән килде. Сәфәр кысаларында делегация әгъзалары Казанның 1000 еллыгына файдалануга тапшырылган объектлар белән танышты һәм Бердәм исәп-хисап палатасында булды.

Минтимер Шәймиев белән Әскәр Мамин очрашуы барышында Астана һәм Казан арасында хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышынды. Татарстан Президенты "тугандаш казах халкының социаль-икътисади үсеш өлкәләрендәге уңышларын игътибар белән күзәтеп баруын" билгеләп узды.

Әскәр Мамин Татарстан Президентын Астананың 10 еллыгына багышланган тантаналы чараларга чакырды, ул 2008 елның 6 июлендә билгеләп үтеләчәк.


2007 елның 29 гыйнвары