Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев: "Икътисад һәм сәнәгать өлкәсендә ирешелгән нәтиҗәләр белән генә канәгать булып, җитештерүчәнлектә тоткарлык, сүлпәнлек сизелергә тиеш түгел"

Татарстанда җитештерү көчләре һәм сәнәгать кластерлары үсешенең 2007 елда тагын да кискенрәк борылыш алуы фаразлана. Моның әһәмияте турында 29 гыйнвар көнне Казанның "Ак Барс" яшьләр үзәгендә – ТР Икътисад һәм сәнәгать министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында шактый җитди ассызыкланды. 2006 ел эшчәнлегенә йомгак ясап, 2007 елга яңа бурычлар билгеләүне максат итеп куйган утырышта Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тә катнашты.

Биредә шулай ук ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, аның беренче урынбасары Равил Моратов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, ТР Президент Аппараты, ТР Дәүләт Советы, Татарстан Министрлар Кабинеты, Профсоюзлар федерациясенең җаваплы хезмәткәрләре, Мәскәүдән килгән мәртәбәле кунаклар – РФ Икътисади үсеше һәм сәүдә министрлыгының һәм Россия Фәннәр Академиясенең "Җитештерү көчләрен өйрәнү буенча совет" дәүләт фәнни-тикшеренү оешмасы директоры Александр Гранберг, "Внешторгбанк" ААҖ өлкән вице-президенты Владимир Осмоловский, РФ сәнәгать буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Андрей Дутов, муниципаль район һәм шәһәр округлары башлыклары, эре сәнәгать предприятиеләре, банклар, югары уку йортлары, кече һәм урта бизнес вәкилләре катнашты. Башка министрлыклардан аермалы буларак, Татарстанның социаль-икътисади йөзен билгеләүче ТР Икътисад һәм сәнәгать министрлыгының коллегия утырышы, республиканың барлык министрлык һәм ведомство җитәкчеләрен дә очраштырды.

"Узган ел тулаем алганда уңышлы тәмамланды. Фаразланган күрсәткечләрнең планнан тыш арттырылып үтәлүе дә шуны раслый. Машина төзелеше һәм нефть химиясе тармакларының казанышлары хисабына тулаем төбәк продукциясе күләме күрсәткечләренең үсеше дә ныклы дәлил ролен башкара", - Рөстәм Миңнеханов утырышны әнә шул рәвешле ачып җибәрде. 2006 ел хакимият, җирле үзидарә органнары, иҗтимагый оешмалар һәм республика халкының бердәм тату мөнәсәбәтләргә нигезләнгән калыплашкан эшчәнлеге белән дә тарихка кереп калды. Әйтергә кирәк, җирле үзидарә органнары үзләренә йөкләнгән вәкаләтләрне уңышлы гына үти. Бу нисбәттән чыгып, Хөкүмәт башлыгы икътисади яктан җитешлелеге белән аерылып торган муниципаль районнары санының 22 гә җитүен хәбәр итте.

"Былтыр эре инвесторларны җәлеп итү аша әһәмиятле проектлар да гамәлгә ашырылды. Алабуга территориясендә "Алабуга" махсус иткътисади зонасын булдыруны - бу фикергә мисал итеп китерергә мөмкин", - ди Премьер-министр. Республикада "Агросәнәгать комплексы үсеше", "Мәгариф", "Сәламәтлек" һәм "Россия гражданнарына – уңайлы һәм һәркем ала алырлык торак" исемле дүрт өстенлекле милли проектлар да зуррак яңгыраш ала бара. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, әлеге проектлар өчен 2006 елга каралган федераль һәм республика финанс ресурсларының гомуми күләме 10 миллиард сумнан артык булган.

Икътисади күрсәткечләр һәм сәнәгать кластерлары хакындагы мәгълүматларны үз эченә алган төп доклад белән ТР Премьер-министрының беренче урынбасары – икътисад һәм сәнәгать министры Борис Павлов хисап тотты. Чыгыш ясаучылар арасында аеруча җентекле доклады белән аерылып торган "КАМАЗ" ААҖ генераль директоры Сергей Когогин исә, республикада автомобиль кластерын үстерү бурычлары турында бәян итте. Татарстанда нефть эшкәртү һәм нефть химиясе тармаклары үсеше перспективалары белән "ТАИФ" ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов таныштырды. Азлитражлы автомобильләр заводы һәм махсус икътисади зона мәйданнарында автомобильләр җитештерүне үзләштерү программасы, аның проблемалары һәм рисклары "Северсталь-авто" ААҖ генераль директоры Вадим Швецов чыгышында чагылыш тапты. "РФ төбәкләрендә җитештерү көчләре үсеше һәм аларны урнаштыру схемасын эшләү турындагы" докладын Алесандр Гранберг тәкъдим итте. Инвестиция проектларын финанслау механизмнары нечкәлекләрен Владимир Осмоловский аңлатты. Россия хәрби-сәнәгать комплексы үсеше мәсьәләләре турында Андрей Дутов сөйләде.

Коллегия утырышында яңгыраган фикерләргә карата мөнәсәбәте, шәхси фәрманнары һәм киңәш-тәкъдимнәре белән Минтимер Шәймиев чыгыш ясады. Илбашының игътибарны юнәлткән мәсьәләләрнең берсе – ул да булса, урман сәнәгате комплексы үсешенә һәм конкуретлыкка сәләтле итүгә ныклап тотыну. "Татарстанның 15 процент мәйданын урманнар били, әмма урман фонды кулланылмый. Әгәр дә бу мәсьәләне үз кулына алып, эшкә керешкән кеше табылган очракта, инвестиция проектына ярдәм итәргә кирәк. Урман байлыгыннан күпме акча алып була, ә ул хәзинә череп ята. Карт агачларны кисеп, алар урынына яшь үсентеләр утыртырга вакыт", - ди Минтимер Шәймиев. Аның фикеренчә, урман сәнәгате мәсьәләсе шактый четерекле, тоелганча гади түгел, гади булса, әлеге тармакка караучы вәкаләтләр кире кайтмас та иде.

Татарстанда нефть химиясе һәм машина төзелеше өлкәләре үсеше бәрабәренә, эшсезлек күрсәткечләре кыскарырга тиеш. Минтимер Шәймиев бу мәсьәләдә икътисад һәм сәнәгать министрлыгының җитешсезлегенә ишарәләп, канәгатьсезлеген белдерде. "Халыкның керемен арттыруны кайгырту зарур. Махсус укыту һәм әзерлек аша күпләргә лаеклы хезмәт хакы алу бәхете тәтер иде", - дип, Президент Түбән Камада киңәя барган төзелешләргә эшче көчләрне җәлеп итүгә әмер бирде. "Без үсеш күрсәткечләренең нәтиҗәле булуына инанып, тынычланып калырга тиеш түгел. Тагын да ныграк камилләшү, эзләнү таләп ителә", - ди Илбашы. Рөстәм Миңнеханов та бу вәзьгыятьне шәрехләү максаты белән, сүз башлады һәм киләчәктә, төрле җитештерү оешмаларын филиаллар рәвешендә районнарга күчерү тәкъдиме белән чыкты. Әйтик, Горбунов исемендәге КАПО бу мәсьәлә уңаеннан эшкә керешә башлаган инде. Хөкүмәт башлыгы әйтүенчә, җитештерү көчләрен тигез урнаштыруда бездә төгәллек аксый. Сүз уңаеннан, ул быел 14 белем бирү кластерының проблеманы чишү өчен ярдәмгә киләчәген белдерде. "Бездә сәнәгать өлкәсендә потенциал зур. Шуңа күрә җитештерүчәнлектә, камилләшүдә тоткарлык, сүлпәнлек гафу ителә торган күренеш түгел", - дип җөпләде Минтимер Шәймиев бу проблемага кагылышлы фикер алышуны.

Президент чүп-чар эшкәртү заводын булдыру зарурлыгын да ассызыклап үтте. "Самосырово" чүплегенең юкка чыгачагында ул өметен Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Заһидулловка баглады.

Татарстанның социаль-икътисади йөзен камилләштерүне кайгыртып, Минтимер Шәймиев итек басу белән шөгыльләнүгә караш җитдиләнергә тиешлегенә басым ясады. Кукмарада бу юнәлештә алтын куллы һөнәрчеләрне күздә тотып, Президент алардан үрнәк алырга кушты. Бәлкем, республика буенча бу тармакка караучы предприятиеләрне берләштерү кулайдыр, дигән фикерен дә яңгыратты. Мәсьәләне җайга салуны Кукмара йон-киез комбинаты җитәкчесенә йөкләде.

"2007 ел фаразланган югары күрсәткечләре белән ышаныч уята. Бүгенге көндә процесслар тирәнәя бара, аларны тагын да киңәйтү ягын уйлау шарт, юкса, артта кала башлау да ихтимал.ϰ Проблемаларны анализлап, төгәл гамәлләр кылу – иң мөһиме шул. Күтәрелгән мәсьәләр Татарстан язмышын хәл итә, җәлеп ителәчәк инвестицияләрнең дә ышанычлы булуына инану зарур. Бизнес-компанияләрнең дөрес эшләвен күзәтүне катгыйландыру мәслихәт. Өстенлекләр һәм кимчелекләр турында тулы күзаллау булырга тиеш", - ди Минтимер Шәймиев. Илбашы ассызыклавынча, Татарстанның, Россиянең бер төбәге буларак, ВТО га керүе бик мөһим. "Бу процесс авыр булачак, әмма без моның белән отачакбыз гына. Көрәшкә аяк басудан тайпылырга ярамый, моны кичектерү курку көчле дигәнне белдерәчәк", - дип, ул икътисадта аеруча әһәмиятле булган секторларда ачыклык хакимлек итәргә тиешлегенә басым ясады.

Эре предприятие җитәкчеләренә республика җитәкчесенең фәрманы түбәндәгечә яңгырады: заманча инфраструктураны тәэмин итәргә, инженер кадрлары, квалификацияле эшче көчләр белән коралланырга. Предприятиеләрнең нәтиҗәле эшләвендә директорлар советы роле турында уйлану да урынлы. "Әлеге проблема безнең ишекләрне кага, димәк, оешмага юнәлеш бирүче директорлар советының җаваплылыгын арттыруга игътибар көчәергә тиеш", - ди Татарстан башлыгы. 2010 елга кече һәм урта бизнес хисабына тулаем төбәк подукциясенең күләмен 30 процентка җиткерү республика өчен начар булмас иде. Президент әнә шул фикердә. Өстенлекле проектларга килгәндә, ул аларның файдасы сизелә башлавын һәм халык күңелендә уңай тәэсирләр калдыруын билгеләп узды. Дөрес, "мәгариф" һәм "сәламәтлек" проектларында теләгәнчә кискен үзгәрешләрнең булмавына Минтимер Шәймиев тәнкыйтен яшермәде.

Рөстәм Миңнеханов утырышның ахырында җитди мәсьәләләрне тәгаенләштереп, норматив документлар өстәп, төзәтмәләр кертеп, коллегия утырышының карары кабул ителәчәге турында хәбәр итте.


2007 елның 29 гыйнвары