Вакыйгалар хроникасы


Татарстан "бердәмроссиялеләре" Бөтенроссия партия съездына китте

30 сентябрьдә "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге делегатлары партиянең Бөтенроссия съездына китте. Китәр алдыннан Казан вокзалы каршында партия активистларның тантаналы митингы булды.

Бөтенроссия съездында Татарстаннан 25 делегат булачак. Бу - бөтен Россия төбәкләре белән чагыштырганда, иң зур делегация. Съездда партиянең Югары советы рәистәше Минтимер Шәймиев, "Бердәм Россия"нең Татарстан төбәк Сәяси советы секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, Дәүләт Думасы вице-спикеры Олег Морозов катнашыр дип ниятләнә. Съездда Россия Президенты Владимир Путинның да катнашуы көтелә.

Съезд көн тәртибендәге төп мәсьәлә "Бердәм Россия" партиясенең сайлау алды исемлеген раслау булачак. "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмәдә "Бердәм Россия" Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты рәисе Виктор Бударин хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта исемлек проектында Татарстанның 22 вәкиле бар. Яңа чакырылыш Дәүләт Думасында республикадан депутат-"бердәмроссиле"ләр саны сайлаучыларның партиягә булган ышанычына бәйле булачак. Тик, Виктор Бударин хәбәр иткәнчә, партиянең җирле бүлеге яңа Думада ТР депутатлары саны кимемәс дип саный.

Искәртеп узабыз, хәзерге вакытта парламентның түбән палатасында республиканың 12 вәкиле бар.


2007 елның 1 октябре