Вакыйгалар хроникасы


Владимир Путин "Бердәм Россия" партиясенең кандидатлар исемлеген җитәкләргә ризалыгын белдерде

1 октябрьдә Мәскәүдә "Бердәм Россия" сәяси партиясенең VIII Съезды үз эшен башлады. Сәясәтчеләр очрашуында Россия Президенты Владимир Путин, партия Рәисе Борис Грызлов чыгыш ясадылар. Чарада партиянең Югары советы рәистәше Минтимер Шәймиев, "Бердәм Россия"нең Татарстан төбәк Сәяси советы секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, Дәүләт Думасы вице-спикеры Олег Морозов катнаша.

Россия Президенты сүзләренчә, "Путин планы" РФ Хөкүмәте, төбәк хакимиятләре, Үзәк банк, Россия парламентының ике палатасы һәм "Бердәм Россия" партиясенең уртак эш нәтиҗәсе. "Һичшиксез, әйдәп баручы сәяси көч - сезнең партия, "Бердәм Россия" партиясе ярдәменнән башка без бу планны гамәлгә ашыра алмас идек", - дип ассызыклады Владимир Путин сайлау алды съезды делегатларына мөрәҗәгать итеп. Ул шулай ук "Путин планы"ның нигезен тәшкил итүче барлык гамәлләр турында да киң фикер алышынды дип өстәде.

Ил башлыгы "Бердәм Россия" партиясенең кандидатлар исемлеген җитәкләргә ризалыгын белдерде. Үз чыгышында кайчандыр ул "Бердәм Россия"не оештыру фикерен яклап кына калмыйча, әлеге гамәлне башлап йөрүчеләрнең берсе булганлыгын билгеләп үтте. РФ Президенты сүзләренә караганда, бүгенге көндә "Бердәм Россия"нең бурычы бер генә - сайлауларда гадел көрәштә җиңү.


2007 елның 2 октябре