Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев РФ Дәүләт Советы утырышында катнашты

11 октябрьдә Өфедә Дәүләт Советының күчмә утырышы узды. Анда Россия төбәкләренең икътисади үсеше өчен инвестицияләр җәлеп итү проблемасы һәм шул уңайдан дәүләт органнары күрергә тиеш чаралар каралды.

Россия Президенты Владимир Путин үткәргән утырышта Хөкүмәт башлыгы Виктор Зубков, беренче вице-премьер Сергей Иванов, вице-премьер һәм финанс министры Алексей Кудрин, Россия төбәкләре башлыклары, шул исәптән Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев.

Президент Россиягә турыдан-туры кертелгән инвестицияләр үсеше күзәтелүен белдерде, әмма шул ук вакытта төбәкләрдә зур һәм озак вакытларга исәпләнгән инвестиция проектлары җитмәвен ассызыклады. Инвестиция фонды турында сөйләгәндә, В.Путин проектларны бәяләү процедруасын гадиләштерү зарурлыгын билгеләп үтте һәм федераль министрлардан шәхси-дәүләт партнерлыгы проектлары белән эшләү регламентын оператив рәвештә эшләүне таләп итте.

Дәүләт башлыгы төбәкләрне яңа производство төзелеше өчен мәйданнар әзерләү белән активрак шөгыльләнергә чакырды. Шул ук вакытта федераль үзәктән социаль инфраструктураны финанслау мөмкинлеге бетерелмәскә тиеш.

"Биредә җир һәм урман участокларын бирү, аларны инженер, коммуникация, транспорт инфраструктурасы белән тәэмин итү мәсьәләсе комплекслы һәм оператив хәл ителергә тиеш", - диде дәүләт башлыгы. "Төбәкнең максаты - инвесторга инфрсатруктуралы мәйдан бирү" һәм Владимир Путин сүзләренчә, "мондый алым РФнең күпчелек төбәкләрендә, аерым алганда, Татарстанда, Липецкида, Белгород өлкәсендә һәм башка территорияләрдә очрый инде".


2007 елның 11 октябре