Вакыйгалар хроникасы


Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев котлаулары

Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзәрате рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдингә Ураза бәйрәме уңаеннан котлау телеграммасы җибәрде.

"Сезне һәм Сезнең аша Россия Федерациясенең барлык мөселманнарын Ураза бәйрәме белән тәбрик итәм. Изге Рамазан аен төгәлләүче бу бәйрәм көннәре яңа рухи казанышларга ирешү шатлыгы алып килсен, пакъ күңел белән игелек кылу гамәлләребездә ярдәм итсен.

Россия мөселман өммәте бүген җәмгыятьтә югары рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне ишәйтә баруда һаман зуррак урын тота, гражданнар тынычлыгын һәм татулыгын саклау мәсьәләләрендә актив позиция били, илебездә нәтиҗәле этноконфессиональ багланышларның тирәнәя баруына, Россия Федерациясенең ислам дөньясы белән хезмәттәшлеген үстерүгә төрле яклап ярдәм итә. Россиянең барча мөселманнарына ихлас күңелдән исәнлек-саулык һәм бәхет, һәрьяклап камилләшү юлыннан атлау, гомуми гармониягә һәм социаль алгарышка этәргеч бирүче игелекле башлангычларны уңышлы гамәлгә ашыру өчен, киләчәкккә күңел күтәренкелеге белән карауларын һәм бетмәс-төкәнмәс рухи көч-куәт телим", - диелгән бу котлауда.

х х х

Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Госман хәзрәт Исхаковка котлау телеграммасы җибәрде.

"Сезне һәм Сезнең аша Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтен изге Ураза бәйрәме белән котлыйм. Бу игелекле бәйрәм һәр мөселман өенә шатлык-сөенечләр һәм якты өметләр алып килсен, күркәм эшләр өчен рух ныклыгы һәм сүрелмәс көч-куәт бүләк итсен.

Ислам диненең иң матур гореф-гадәтләренә тугрылыклы калып, үз мисалында югары әхлак нигъмәтләренә һәм бетмәс-төкәнмәс иман байлыгына өндәп, Татарстан мәселман өммәте җәмәгатьчелек аңанда гуманизм һәм гаделлек, җәмгыятькә фидакарьләрчә ярдәм күрсәтәләр, Татарстанда Хәйрия елын уңышлы уздыруга үзләреннән лаеклы өлеш кертәләр.

Барыгызга да исәнлек-саулык һәм күңел көрлеге, тормыш күркәмлеге хакына армый-талмый эшчәнлегегезне дәвам итү өчен рухи көч, саваплы һәм игелекле башлангычларыгызда уңышлар телим", - дип язылган телеграммада.


Татарстан Президенты Матбугат хезмәте, 2007 елның 11 октябре