Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев: "Булачак сайлауларда Владимир Путин алып барган сәяси курсны саклау бурычы тора"

20 октябрь көнне Казанда "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе тарафдарларының республика форумы узды. ТР Фәннәр академиясе конференцияләр залына республиканың иң актив иҗтимагый һәм яшьләр оешмалары, дәрәҗәле эшлекле даирәләре вәкилләре, күренекле фән һәм сәнгать әһелләре - барлыгы 600дән артык кеше җыелды. Форум эшендә "Бердәм Россия" партиясенең Югары Советы рәистәше, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тә катнашты.

Җыелышны "Бердәм Россия" тарафдарларының республика Советы рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Каратай ачып җибәрде. Аның сүзләренчә, "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан бүлеге - илдә иң зурлардан һәм аның тарафдарлары да шактый. Нәкъ соңгылары партиянең программалы белдерүләренә халыкны аеруча борчыган көнүзәк мәсьәләләрне хәл итү өчен җитди тәкъдимнәр кертә. "Бердәм Россия" - халык ышанычын яулый алган партия һәм ул, һичшиксез, булачак сайлауларда җиңәргә, Россия Президенты Владимир Путин башлаган үзгәртеп коруларны дәвам итәргә тиеш", - диде Шамил Каратай.

Шулай ук форумда югары уку йортларында белем алучы яшьләр исеменнән студентлар, өлкән буын гражданнар исеменнән "Татарстан пенсионерлары" иҗтимагый оешмасы вәкилләре, муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнары, эре сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре дә чыгыш ясады, үз тәкъдим-теләкләрен ирештерде. "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Сәяси советы сәркатибе рәисе урынбасары, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова исә быелгы сайлау чорында "Бердәм Россия"нең ышанычлы затлары итеп билгеләнгән кешеләргә махсус таныклыклар тапшырды. Партия исеменнән Татарстанда рәсми рәвештә агитация алып барачак кешеләр арасында - ТР Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов, 2-нче Республика клиник хастаханәсе баш табибы Рәшит Әбәшев, "Казан дәүләт казна дары заводы" федераль предприятиесе генераль директоры Хәлил Гыйниятов, Татарстанның сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары иҗтимагый оешмасы рәисе Әхәт Юлашев - барлыгы уннан артык шәхес бар.

"Бердәм Россия" партиясе Югары Советы рәистәше, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев булачак сайлаулар турында тәфсилләп сөйләде. Иң элек ул Россия Президенты Владимир Путин ни өчен "Бердәм Россия" партиясенең гомумфедераль исемлеген җитәкләгәнен аңлатты. "Без барыбыз да - үзгәртеп кору елларының шаһиты. Җәмгыять төзелешен үзгәртеп кору чорын һәр ил авыр кичерә. Андый вакытта революцияләр, кан коюлар була. Минемчә, Татарстан бу чорны мөмкин кадәр югалтуларсыз үтте. Россия бөтенлеген ныгытуда бигрәк тә безнең республиканың өлеше зур. Иң кискен чорда да Татарстанда тынычлык саклап калуыбыз белән бүген горурлана алабыз, - диде М.Шәймиев. - Россия дәүләте зур территорияне били, бик күп табигать байлыкларына ия. Аның чикләрен саклау, тотрыклы социаль-икътисади үсешен тәэмин итү, дөньяда "үз сүзен" булдыру өчен бүгенге Президент Владимир Путин күп эшләде: илебез кризистан чыкты, туктап калган җитештерүләр сафка басты, фәнни тикшеренүләргә яңа сулыш өрелде. Шулай ук Россия тышкы бурычлардан котылды, ә бит чит илләр шуның белән безне ялангач калдырырга ниятләгән иде. Көндәшлелек чорында, зур территорияле Россиянең көчсез булырга хокукы юк. Шуңа күрә Владимир Путин алып барган курсны дәвам итү - мөһим эш, гомумән, безнең башкага вакытыбыз да юк", - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев. Бу уңайдан ул сайлауларга кадәр калган чорны каршы як партияләр белән бәхәскә сарыф итмичә, сайлаучылар белән аралашуга багышларга киңәш итте. "Әлбәттә, бу - халыкка буш вәгъдәләр өләшергә дигән сүз түгел, "Бердәм Россия" һәр сүзе өчен чынбарлык эш белән җавап бирә торган партия. Халыкның барлык теләкләрен ишетә белергә кирәк", - диде Минтимер Шәймиев. Шәхсән үзе ул торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү, торакларга капиталь ремонт ясау, пенсияләр, хезмәт хаклары күләмен арттыру, азык-төлек бәяләрен тотрыклы итү кебек халыкны соңгы вакытта аеруча борчыган мәсьәләләрне хәл итү өчен күрелүче чаралар турында сөйләде.

Минтимер Шәймиев сайлау алды чорында "Бердәм Россия" тарафдарларына бигрәк тә яшьләр белән актив эшләргә киңәш итте. "Безнең илдә сәясәткә битараф калган яшьләр булырга тиеш түгел, чөнки шуның белән яшь кеше үзенең киләчәгенә кул селти. Илдә алып барылган сәяси, социаль-икътисади үзгәрешләр үсеп килүче буынның күңеленә хуш килсен, аларның таләпләренә җавап бирсен өчен яшьләрнең дә актив булуы мөһим", - диде республика җитәкчесе.

Татарстан Президенты республиканың зыялы затларына да мөрәҗәгать итте. Ул алардан бернинди чит-ят коткыларга бирелмичә, барлык белем, акыл көчен илебезнең тыныч киләчәген, җәмгыятьтә бердәмлек традицияләрен ныгытуга юнәлтергә сорады. Гомумән, Минтимер Шәймиев бүгенге форумда "Бердәм Россия" партиясенең тарафдарларына ышаныч күрсәтүләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Шул ук вакытта 2 декабрьдә узачак Россия Дәүләт Думасына сайлауларның нәтиҗәләре турыдан-туры Россия Президенты сайлауларына да йогынты ясаячагын әйтте. "Булачак сайлаулар - гади сайлаулар гына түгел, чөнки сүз Владимир Путин алып барган сәяси курсны саклау турында бара", - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.


2007 елның 20 октябре