Вакыйгалар хроникасы


ТР Президенты Татарстан бюджетына үзгәрешләр кертү турындагы законга кул куйды

ТР Президенты Минтимер Шәймиев "Татарстан Республикасының 2007 елга бюджеты турындагы" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында"гы Законга кул куйды. Татарстан Республикасының 2007 елгы бюджетына үзгәрешләр федераль бюджеттан алынган өстәмә акчаларны һәм үз средстволарын чагылдыру, шулай ук башка аныклаулар өчен кертелгән. Закон тексты рәсми рәвештә Татарстан Республикасы Президентының рәсми серверында һәм гаммәви мәгълүмат чараларында басылып чыгачак.


ТР Президентының матбугат хезмәте, 2007 елның 23 октябре