Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев Россия Президенты киңәшчесе Анатолий Приставкин белән очрашты

23 октябрьдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Россия Президентының хөкем ителгән кешене ярлыкау мәсьәләләре буенча киңәшчесе Анатолий Приставкинны кабул итте.

Танылган язучы, җәмәгать эшлеклесе Анатолий Приставкин бу вазифасын инде ун елдан артык башкара. Шулай ук ул Россия белән Алмания арасында мәдәни хезмәттәшлекне үстерүгә дә зур өлеш керткән шәхес. Әлеге хезмәтләре өчен ул 2002 елда Александр Мень исемендәге халыкара премиягә лаек булган иде. Казанга Анатолий Приставкин чираттагы Россия-Алмания семинарын оештыру эшләре буенча килгән.

Журналистларга язучы үзе сөйләгәнчә, дөньяның хөкем итү системалары үзенчәлекләренә багышланган Россия-Алмания семинарлары РФ Президенты Хакимияте һәм Ауропа Советы ярдәме белән моннан 7-8 ел элек башланган. Шул вакыттан бирле әле Россия делегациясе Алманиягә бара, әле алманлылар үзләре Россиягә килә. Инде Идел һәм Урал буе төбәкләрендә, Бурятия, Владимир, Калининград кебек шәһәрләрдә барлыгы 11ләп шундый семинар узган. Анатолий Приставкин Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевкә аның чираттагысын киләсе елның июнь аенда Казанда үткәрергә тәкъдим иткән.

"Мин Минтимер Шәймиев белән күптән таныш, шуңа күрә без аның белән озаклап сөйләшеп утырырга сүз табабыз. Аның бар өлкәдән хәбәрдар булуы сокландыра, бүген дә ул мәдәният һәм сәнгать мәсьәләләре турындагы фикерләре белән уртаклашты. Ә чит ил халыкларын Россиядә яшәүче милләтләрнең традицияләре белән якыннан таныштырырга мөмкинлек бирүче Россия-Алмания семинарын исә ул республикада шаулап-гөрләп милли бәйрәмнәр узган чорда үткәрергә киңәш итте. Чыннан да Татарстанның башка төбәкләргә һәм илләргә күрсәтер байлыгы - милләтләр һәм диннәр бердәмлеге тәҗрибәсе бар", - дип сөйләде Анатолий Приставкин журналистларга.

Аның сүзләренчә, Казанга Алмания һәм Франциянең танылган юристлары киләчәк. Алар үз илләренең кеше хокукларын яклау, хөкемгә тарту системалары турында сөйләячәк. Шулай ук герой-шагыйрь Муса Җәлил тоткынлыкта яшәгән Берлин янындагы Моабит төрмәсе җитәкчелеген дә чакырырга уйлыйлар. Хәзерге вакытта ул бина кулга алынучыларны вакытлыча тоту урыны икән.

Анатолий Приставкин 25ләп китап авторы. Кешеләр язмышы өчен борчылып яшәүче язучы үз әсәрләрендә бик еш кына хокук яклау мәсьәләсен күтәрә. Әйтик, аның өч томлы "Долина смертной тени" китабы 50 мең тираж белән таралган, беренче томы алман һәм француз телләренә тәрҗемә ителгән. Узган ел нәшер ителгән "Вагончик мой дальний" китабы буенча исә тиздән телевизион сериал төшерәчәкләр. "Мин иҗат итмичә яши алмыйм", - ди Анатолий Приставкин. Шулай ук ул Россиянең яшь прозаиклары һәм шагыйрьләре арасында үткәрелүче "Дебют" иҗади бәйгесендә жюри рәисе булуын да искә алды.


2007 елның 23 октябре




Шулай ук кара