Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев Биектау муниципаль районында эшлекле сәфәрдә

Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев республикның Биектау муниципаль районына эшлекле сәфәр кыла.

Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев республиканың Биектау районында яңа янгын сүндерү депосын ачу танатансында катнашты. Президент депога бүләккә "КамАЗ" янгын сүндерү автомобиле ачкычын тапшырды.

Тантанада шулай ук ТР гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин, РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел-Урал буе төбәк үзәге җитәкчесенең беренче урынбасары Юрий Нарышкин, Биектау муниципаль районы башлыгы Равил Сәгъдиев һәм башка рәсми кунаклар да катнашты.

Биектауның янгын сүндерү бүлеге моңа кадәр 1955 елда төзелгән иске бинада урнашкан булган. Өстәвенә, тирә-ягының тимер юллар белән уратып алынуы нәтиҗәсендә, янгын сүндерергә чыгып киткәндә еш кына төрле кыенлыклар да килеп туган. Хәзер исә бүлек 1,45 гектар җирне биләп тора. Республика бюджеты хисабына "Авангард - Т" ширкәте тарафыннан төзелгән ике катлы яңа бина искесеннән ике тапкырга зуррак. Төзелешнең смета бәясе 18 миллион сум тәшкил итә. Заманча таләпләргә җавап бирүче депода һәр җаваплы хезмәткәрнең үз бүлмәсе, биш янгын сүндерү машинасына исәпләнгән гараж, уку-укыту класслары, сәламәтләндерү комплексы бар. Болардан тыш, спорт мәйданы һәм күнекмәләр үткәрү өчен дүрт катлы аерым корылма да төзелгән.

РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Дәүләт янгын сүндерү хезмәтенең 113нче янгын сүндерү часте җитәкчесе Евгений Семенов әйтүенчә, янгын сүндерүчеләр районда елына 450ләп чакыру ала. Янгыннарның 80 проценты торак секторында чыга икән. Әйтергә кирәк, районда барлыгы 128 торак пункт исәпләнә, аларда 46 меңгә якын кеше гомер кичерә. Районда Усад спирт заводы, "Киндери - 500" ярдәмче станциясе, "Волгавзрывпром" ачык акционерлык җәмгыятенең шартлаткыч матдәләр склады кебек янгын куркынычы булган объектларның урнашуын да онытырга ярамый. Шуңа күрә янгын сүндерүчеләр биредә инде күптәннән яңа депо турында хыяллана.

"Янгын сүндерүчеләрнең шәхси составы, аларның профессиональлеге, янгын сүндерү частьләренең заманча техник чаралар белән тәэмин ителеше - болар барысы да янгын афәтен кисәтүдә зур роль уйный. Бүгенге техник үсеш заманында кеше гомеренә аеруча күп төрле куркыныч яный. Юл-транспорт һәлакәтләре артып торган кебек, янгын очраклары да кимеми. Шуңа күрә янгын сүндерүчеләр алдында афәт урынына вакытында килеп җитү бурычы тора. Республиканың башка районнарында да Биектаудагы кебек зур деполар төзергә кирәк", - диде ТР Президенты үзенең чыгышында. Минтимер Шәймиев янгын сүндерүчеләрнең эш шартлары, хезмәт хаклары турында да сорашты. Шулай ук аларның эшендә мөһим урын алып торган юллар мәсьәләсенә карата да үз фикерен җиткерде. "Киләсе елдан республикада юллар төзелешенә зур игътибар бирелә башлаячак, һәр торак пункт асфальт юллар белән тәэмин ителәчәк. Юллар төзелә башлауга янгын сүндерүчеләр аеруча сөенер дип уйлыйм", - диде ТР Президенты.

РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы исеменнән 113нче янгын сүндерү бүлегенә яңа "ВАЗ-2104" автомобиле дә бүләк ителде.

Шулай ук Минтимер Шәймиев яңа Балалар иҗаты йортын ачу тантанасында катнашты. Иҗат мәктәбе урнашкан 919,9 квадрат метрны тәшкил иткән ике катлы бина республика бюджеты исәбенә, "Дан" ҖЧҖ тарафыннан сафка бастырылган. Биредә барлыгы бер үк вакытта 300гә якын бала шөгыльләнә алачак. Инде бүгеннән иҗат йортында 8ләп түгәрәк эшли башлар дип көтелә. Беренче катта шахмат мәктәбе, музыка уен кораллары класслары, икенче катта хореография һәм сынлы сәнгать заллары урнашачак. Ә цоколь биеклегендәге катта тренажер бүлмәләре ачылачак.
Минтимер Шәймиев балалар иҗат йортына буш кул белән килмәде - яшь талантларга ул пианино бүләк итте. "Елмаеп чыккан көзге кояш бүгенге тантанага аеруча бәйрәм рухы өсти, - дип сүзен башлады Минтимер Шәймиев балаларны яңа иҗат йорты ачылу белән тәбрик итеп. - Безнең балаларыбыз шат күңелле булса, үзебезне бәхетле хис итәбез. Шуңа күрә аларның ялын оештыру, талантларын үстерү өчен без барысын да эшләргә тиешбез. Республиканың моңа бөтен мөмкинлекләре дә бар: финанс чаралары да, кадрлар да".

Биектау районының киләчәгенә килгәндә, Минтимер Шәймиев бу төбәкнең Казан каласы белән тыгыз элемтәдә булачагын ассызыклады. "Биектау якын елларда сәнәгать үзәгенә әвереләчәк. Чөнки биредә инвестицияләр җәлеп итү, төрле җитештерү объектлары ачу өчен уңайлы шартлар бар. Моңа районның башкалага якын урнашуы, җитештерүчеләр өчен мөһим булган күрсәткеч - юллар челтәре белән тәэмин ителеш зур роль уйный. Болар барысы да биектаулыларның яшәү дәрәҗәсен үстерергә, аларны лаеклы хезмәт хакы белән тәэмин итәргә зур мөмкинлек бирәчәк", - диде Минтимер Шәймиев.


2007 елның 29 октябре