Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев: "Ярминкәләр азык-төлеккә бәяләр артуны туктатырга тиеш"

27 октябрьдә Татарстан башкаласының Чехов базарында азык-төлек һәм халык кулланылышы тауарлары ярминкәсе оештырылган иде. Аны оештыручы - Нурлат муниципаль районы. Продукция төрләре һәм бәяләр белән танышырга ТР Президенты Минтимер Шәймиев тә килде.

Республика башлыгын сәүдә рәтләре буенча Казан мэры Илсур Метшин, Нурлат муниципаль районы башлыгы Фатыйх Сибагатуллин һәм башкалар озатып йөрде. Минтимер Шәймиев ит һәм сөт продукциясе рәтләре белән танышканда җирле җитештерүчеләр тауарлары өлеше арту турында билгеләп үтте. Бу җиләк-җимеш һәм яшелчәләргә дә кагылды. Минтимер Шәймиев игътибарын аеруча ашлык рәтләре җәлеп итте. Әйтик, нурлатлылар бодайны бер килограммын 4,5 сумнан, арпа һәм солыны 3 сумнан, ә борчакны 4 сумнан сата. Шул ук вакытта Президент тәкъдим ителгән продукциянең югары сыйфатлы булуын билгеләп үтте.

Базарда башка тауарлар да шактый арзан бәядән сатылды. Аерым алганда, майлылык дәрәҗәсе 2,5 проңент булган сөтнең бер литры - 16 сум, каймак (0,5 килограмм) - 30 сум, чөгендер (1 килограмм) - 7 сум, кәбестә (1 килограмм) - 8 сум, суган (1килограмм) - 10 сум, бәрәңге (1 килограмм) - 5,5 сум, шикәр комы (1 килограмм) - 16 сум. "Бәяләр арткан вакытта ярминкәләр шәһәр кешеләренә сизелерлек ярдәм булып тора", - дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев.

Республика башлыгы биредә сатучылар һәм сатып алучылар белән дә әңгәмә корды, аларның күбесе сөтне пакетларга тутырмыйча сату кирәклеген әйтте. "Сөт җибәрүне катгый контроль белән тәэмин итеп, кулланыла", - диде Минтимер Шәймиев. Минтимер Шәймиев өй хайваннары сатылган рәтләрдән аеруча канәгать калды. Әйтик, сарык 5 мең сум, казлар - 600 сум тора иде, дуңгыз һәм тавыклар да кулланучылар өчен үтемле бәяләрдән сатылды.

Ярминкә белән танышуга нәтиҗәләр чыгарып, Минтимер Шәймиев мондый ярминкәләр үткәрүнең аеруча әһәмиятле булуын билгеләп үтте. "Ярминкәләр оештыру азык-төлеккә бәяләр артуны туктатырга тиеш. Биредә башка юл, - диде ул. - Мондый ярминкәләрне һәр атнада оештырачакбыз, һава торышы әйбәт. Яшелчәләр әйбәт сакланырга тиеш. Өстәвенә, без бөтен кирәкле продукцияне Татарстанда җитештерәбез".

Ял көннәрендә Казан базарларына 795 автомашина авыл хуҗалыгы продукциясе кертелгән. Аларда 27,7 миллион сумлык тауар сатылган. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр.


2007 елның 27 октябре