Вакыйгалар хроникасы


Татарстан Президенты Зәй районында

Минтимер Шәймиевне эшлекле сәфәрдә ТР икътисад министры Марат Сафиуллин, "Татэнерго" ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, Зәй муниципаль районы башлыгы Ренат Фәрдиев һәм башка рәсми затлар озатып йөрде.

Президент "КАМАЗавтотехника" ААҖндә профильле көпчәкләр җитештерү буенча яңа линияне эшләтеп җибәрүдә катнашты. Заводта җитештереләчәк көпчәкләр Ауропа стандартларына туры килә. Бер елга 440 мең берәмлек көпчәк әзерләү ниятләнә. Заводта файдаланыла торган җиһазлар Швейцария һәм Алманиядә эшләнгән. Профильле көпчәкләр өч төр йөк машиналары - "КАМАЗ", "МАЗ" һәм "ЗИЛ" өчен чыгарылачак.

Шул ук көнне Минтимер Шәймиев яңа производство - җылылык саклау плитәләре заводын ачу тантанасында катнашты. Әлеге "Техно" заводы Россиянең "ТехноНИКОЛЬ" корпорациясе тарафыннан төзелгән. Заманча технологияләр файланылган һәм тулысынча автоматлаштырылган әлеге производство төзелеш тармагын җылылык саклау материаллары белән тулысынча тәэмин итә алачак. Базальт тау токымыннан ясалган плитәләр үзенең ныклылыгы, янгынга каршы торучанлыгы белән аерылып тора. Биредә плитәләрне капларга тутыру камерасы да бар. Киләсе елдан заводта производствоның икенче чираты сафка басыр дип көтелә. Нәтиҗәдә, биредә продукция җитештерү күләмен өч тапкырга арттыру мөмкинлеге туачак. Көн саен Татарстан һәм Россиянең төзелеш мәйданчыкларына 50 фургон плитә озатылачак. Яңа предприятие 300дән артык кешене эш белән тәэмин итә. Биредә уртача хезмәт хакы 18 мең сум тәшкил итә. Зәйнең җирле бюджетында "Техно" заводы керткән салым өлеше буенча икенче урында тора.

Завод директоры Андрей Мамонтов сөйләгәнчә, "Техно" заводы ике елдан җитештерү күләмен 4 миллиард 900 миллион сумга җиткерергә ниятли. Биредә Президентка яңа линиядән төшкән беренче плитәне бүләк иттеләр.

Зәй шәһәренә эшлекле сәфәре кысаларында Минтимер Шәймиев "Татэнерго" ААҖнең "Татарстан электр техникасы компаниясе" ЯАҖ эшчәнлеге белән танышты.

Әлеге завод биредәге элеккеге "КАМАЗ - автоагрегат" предприятиесе урынында быелның май аенда ачылган. Биредә блок-комплектлы трансформатор ярдәмче станцияләрен төзү өчен тимер-бетон конструкцияләр коялар. Хәзерге вакытта завод елына шундый 120 ярдәмче станция эшләп чыгара ала. Җитештерүнең икенче чираты сафка баскач, аларның саны 200гә җитәр дип көтелә. "Татэнерго" ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев аңлатканча, блок-компектлы трансформатор ярдәмче станцияләре элеккеге ярдәмче станцияләрдән югары ышанычлылыгы һәм корылмаларның чагыштырмача зур булмавы белән аерылып тора. Шулай ук аны кирәкле объектка урнаштыру өчен бер атна вакыт җитә. Гадәттә мондый ярдәмче станцияләрне шәхси төзелеш зоналарында, коттедж бистәләрендә файдаланалар. Хәзерге вакытта "Татэнерго" карамагында шундый 35 ярдәмче станция исәпләнә. Аларның күбесе Казанда урнашкан. Кремль, Төркиянең Татарстандагы консуллыгы электр энергиясе белән нәкъ менә әлеге яңа төр ярдәмче станцияләр белән тәэмин ителә. Быел җәй "Татарстан электр техникасы компаниясе" ЯАҖ Франциядә җитештерелүче RM-6 моноблокларын да үзләштерә башлады. Ягъни, хәзер заводта аларны Россия табигать шартларына яраклаштыралар, төрле өстәмә функцияләр дә кертәләр. RM-6 моноблоклары Казанда Кол Шәриф мәчетендә, "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында, "Баскет-холл"да һәм башка биналарда куелган.

Яңа завод эшчәнлеге белән танышып чыкканнан соң, Минтимер Шәймиев Зәй районында электр энергиясе җитештерү тармагының элек-электән көчле булуын ассызыклады. "Татэнерго" көндәшлек заманына карамастан электр энергиясе базарында үз урынын таба алды. Зәй халкын исә ул әледән-әле яңа эш урыннары һәм югары хезмәт хаклары белән тәэмин итеп тора дип белдерде", - дип белдерде ТР Президенты.

Көн азагында Минтимер Шәймиев Зәй шәһәрендә район активы белән очрашты. "КАМАЗавтотехника" ҖЧҖнең актлар залында узган җыелышка районның җирле үзидарә органнары рәисләре, эре предприятие җитәкчеләре, күп санлы зәйлеләр җыелган иде. Минтимер Шәймиев үзенең чыгышында агымдагы елның вакыйгаларга бай, аларның иң мөһиме 2 декабрьдә булачак сайлаулар булуын ассызыклады.

"РФ Дәүләт Думасына үтәчәк сайлаулар башка еллардагыдан нык аерыла. Чөнки аның нәтиҗәләре киләсе елга Россия Президенты сайлауларына тәэсир итәчәк. Илебез алга таба да үсеш юлында булсын өчен Владимир Путин билгеләнгән сәяси һәм икътисади курсны саклап калырга кирәк", - диде Минтимер Шәймиев. Алга таба сүзен дәвам итеп, Президент соңгы елларда россиялеләрнең тормыш-көнкүреш дәрәҗәсен яхшырту максатында тормышка ашырылучы "Аграр сәнәгатьне үстерү", "Мәгариф", "Сәламәтлек", "Россия гражданнарына үтемле һәм уңайлы торак" өстенлекле илкүләм проектларының уңай нәтиҗәләрен дә мисал итеп китерде. Татарстан Президенты республиканың нефть химиясе тармагындагы уңышларын да телгә алды. "Күбрәк табыш алу өчен без нефтьне эшкәртүгә, нефть химиясе тармагын җәелдерүгә зур игътибар бирәчәкбез. Чөнки нефть химиясе продуктларын сатудан кергән табыш республика бюджетында беренче күрсәткеч булып тора. Икенчесе - халыкның кеременә салынган салым. Шуңа күрә табышлы производстволар ачу, халыкны лаеклы хезмәт хаклары белән тәэмин итү - республиканың социаль-икътисади үсеш юлы булып тора", - диде ул.

Минтимер Шәймиев үз чыгышында бигрәк тә Зәйнең җитештерү көчләренә югары бәя бирде. Бүген районда ачылган җылылык саклау плитәләре җитештерүче "Техно" заводыннан, авыр йөк автомобильләре өчен профильле көпчәкләр ясау линиясен ачкан "КАМАЗавтотехника" предприятиесе уңышларыннан канәгать калуын әйтте. Шул ук вакытта, Минтимер Шәймиев Зәй районында кирпеч заводын торгызу турында җитди уйланырга киңәш итте.


2007 елның 30 октябре




Шулай ук кара