Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев Төркиянең Казандагы генераль консулы Әхмәт Эргин белән очрашты

15 гыйнвар көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендәге рәсми резиденциясендә Төркия Республикасының Казандагы генераль консулы Әхмәт Эргинны кабул итте.

Шунысын да искәртик, Әхмәт Эргин Төркиянең Казандагы генераль консулы вазифасына моннан нәкъ бер ай элек - 2007 елның 15 декабрендә керешкән иде. Ул 1970 елда Лондонда туган. Билькент университетының икътисад һәм хокук факультетын тәмамлаган.
Төркмәнстан, ГФР, Босния һәм Герцеговинада дипломатик вазифалар башкарган.

2003-2006 елларда - Төркиянең Россиядәге Илчелеге беренче секретаре. 2007 елның сентябрь аенда РФ Тышкы эшләр министрлыгында Казанда консул функцияләрен башкарырга рөхсәт алган.

Очрашу барышында Татарстан Президенты Төркиянең Казандагы Генераль консуллыгы эшләгән дәвердә, ягъни 1994 елдан башлап ике яклы элемтәләр өчен яхшы нигез булдырылуына басым ясады. "Үзара аңлашып эшләгәнлектән, барлык өлкәләрдә үзара хезмәттәшлекне тагын да киңәйтү өчен безнең бөтен мөмкинлекләр дә бар", - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев. Аның сүзләренә караганда, соңгы елларда Төркия һәм Россия арасында искиткеч партнерлык мөнәсәбәтләре урнашты. "Сүз дә юк, әлеге уңайлы шартларны без тугандаш Төркия белән үзара хезмәттәшлекне алга таба тагын да тирәнәйтү өчен кулланырга тиешбез, - дип белдерде республика башлыгы. - Төркия һәм Татарстан арасындагы тауар әйләнеше ел нәтиҗәләре буенча 1 миллиард долларны узып китүе үзе үк күп нәрсә хакында сөйли". М.Шәймиев шулай ук быел Россия Федерациясендә Төркия Мәдәнияте елы кысаларында Казанда узачак чараларга әзерләнүнең мөһимлегенә басым ясады.

Казан Кремлендә узган очрашуда шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР Премьер-министры урынбасары - мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Александр Когогин, РФ Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов һәм башка рәсми кешеләр катнашты.


2008 елның 16гыйнваре