Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев Екатеринбургтагы Вьетнам Генераль консулы Ле Куи Куинь белән очрашты

17 гыйнвар көнне ТР Президенты Минтимер Шәймиев үзенең Казан Кремлендәге рәсми резиденциясендә Екатеринбургтагы Вьетнам Социалистик Республикасы Генераль консулы Ле Куи Куиньны кабул итте.


Искәртеп узабыз, Ле Куи Куинь Екатеринбургтагы Вьетнам Генераль консулы булып узган елның көзендә билгеләнгән иде. Дипломатның Татарстанга сәфәре өч көнгә исәпләнгән. Искәртеп узабыз, кичә ул ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Федераль миграция хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Евгений Дәүләтшин белән очрашты, Казан Кремле белән танышты. Программада вьетнам компанияләре җитәкчеләре белән очрашу, Казан дәүләт университетында, иртәгә Вьетнам осталарының картиналар күргәзмәсе ачылырга тиешле Халыклар дуслыгы йортында булу каралган.

Бүген Татарстан Президенты кабинетында узган очрашу барышында республика башлыгы чит ил дипломатын Екатеринбургтагы Вьетнам генераль консулы вазифасына билгеләнүе белән котлады һәм Урал төбәге башкаласы Россиянең эре сәнәгать үзәге санала дип ассызыклап үтте. Минтимер Шәймиев билгеләп үткәнчә, тиздән Казанда Иран Ислам Республикасы Генераль консуллыгы ачылачак. Аның сүзләренчә, дәүләтләрнең тышкы мөнәсәбәтләре органнарын оештыру "үзара файдалы хезмәттәшлек өлкәсендә булган мәсьәләләрне озакка сузмыйча хәл итәргә мөмкинлек бирә". Татарстан башлыгы әңгәмә барышында бүгенге көндә Вьетнам тиз үсүче ил санала дип ассызыклады. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бүгенге көндә Азия дәүләтенең тулаем эчке продукты үсеше 8,2 процент тәшкил итә. "Без барлык юнәлешләр буенча да хезмәттәшлек итәргә әзер", - дип ышандырды Вьетнам дипломатын Минтимер Шәймиев.

Белешмә өчен: узган елның 9 ае нәтиҗәләре буенча Татарстан һәм Вьетнам арасында тауар әйләнеше 2006 елның әлеге чоры белән чагыштырганда 3,5 тапкыр арткан һәм 13,92 миллион доллар тәшкил иткән. Татарстаннан Вьетнамга, нигездә, йөк автомобильләре, аларга запас частьләр һәм шиналар чыгарыла. 2001-2006 елларда ТРда Вьетнамнан импорт сатып алулары зур суммада булмаган яки башкарылмаганлыктан, сәүдә балансы сальдосы уңай булып калган. Татарстан предприятиеләренең Вьетнам белән хезмәттәшлеге нигездә, "КАМАЗ" ААҖ, "Татнефть" ААҖ, "Казан вертолет заводы" ААҖ, "Түбән Кама техник углерод заводы" ААҖ, "ПОЗИС" ДУП, "Казан медицина эшләнмәләре заводы" ААҖ һәм башка компанияләр аша тәкъдим ителгән. Бүгенге көндә республикада вьетнам капиталлы 7 компания эшли.

Татарстан Президенты белән очрашу ахырында Ле Куи Куинь һәм ТР Президенты каршындагы халыкара мәсьәләләр буенча Дәүләт киңәшчесе - ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры Тимур Акулов журналистлар сорауларына җавап бирде. Вьетнам дипломаты сүзләренә караганда, аның консуллык округы 16 субъект - республика һәм өлкәне үз эченә ала, шул исәптән Татарстанны да. "Бу Россия территориясенең яртысы дияргә була", - дип билгеләп үтте ул. "Бүгенге очрашуда без Вьетнам һәм Татарстан арасында сәүдә, тауарлар җитештерү, мәдәният һәм мәгариф өлкәсендәге хезмәттәшлекне һәм дуслыкны үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштык", - дип билгеләп үтте Ле Куи Куинь. Ул Вьетнамнан Татарстанга азык-төлек, текстиль һәм аяк киемнәре экспортлау сизелерлек артыр дигән ышаныч белдерде.

Безнең республика һәм Азия дәүләтенең икътисади хезмәттәшлек аспектлары турында сөйләгәндә, Тимур Акулов тиздән Вьетнамдагы җыю производствосында ел саен 500 "КАМАЗ" автомобиле җитештереләчәк дип билгеләп үтте. "Без Татарстан территориясендә Вьетнам эшкуарлары белән уртак предприятиеләр төзелүен телибез, - дип ассызыклады ул. - Вьетнам һөнәрчеләре күн эшкәртү, текстиль җитештерү, тегү сәнәгатендә дан казанган. Татарстанда инвестиция форумы уздырылачак һәм без республикада уртак предприятиеләр оештыру өчен Вьетнамнан кече һәм уртак бизнесны җәлеп итәргә җыенабыз".

Тимур Акулов Татарстанда Вьетнам мәдәнияте көннәре һәм Вьетнамда Татарстан көннәре үткәрү мөмкинлеген дә билгеләп үтте. "Президент белән очрашуда әлеге мәсьәлә турында да фикер алышынды. Без андый елны уздырырга ниятлибез, - диде ул. - Белгәнегезчә, бездә андый чаралар шактый еш үтә: Кытай, Һиндстан, Алмания, Франция мәдәнияте көннәре. Вьетнам да чиратта".

Очрашуда ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Александр Когогин, "Доан Кет" ТР Вьетнам җәмгыяте" иҗтимагый оешмасы рәисе Дам Зань Лам һәм башкалар катнашты.


2008 елның 17 гыйнвары