Вакыйгалар хроникасы


Эчке эшләр министрлыгының коллегия утырышында Минтимер Шәймиев җитди күрсәтмәләр бирде

18 гыйнвар Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, республика Эчке эшләр органнарының 2007 елгы оператив-хезмәт эшчәнлегенә багышланган коллегия утырышында, агымдагы елга яңа бурычлар билгеләде.

"Эшчәнлектәге җитешсезлекләрнең вакыт узу белән уңай нәтиҗәләр бирүендә шигем юк. Берничә ел рәттән планлаштырылган максатларга 100 процент дәрәҗәдә ирешеп тә булмыйдыр, әмма хаталарны төзәтү юлларын, гражданнарның иминлеген тәэмин итү ысулларын барыбер табабыз", - дип мөрәҗәгать итте Президент хокук сакчыларына. "Төрле хокук саклау органнарының үзара хезмәттәшлеге югары күрсәткечләр казану мөмкинлеген бирә", - дип саный ул. Аның сүзләренә караганда, законга буйсыну - җәмгыятьтә тәртип урнаштыру юлы.


Минтимер Шәймиев Татарстанның 2007 елда социаль-икътисади үсешендә фаразланган күрсәткечләрнең арттырып үтәлүен хәбәр итеп, төбәк күрсәткечләре үсешенең татарстанлыларның хезмәт хакында да чагылыш табуына ишарәләде. "Минем уйлавымча, халык кереме күләмен арттыру өстендә эш дәвам итәчәк. Эчке эшләр министрлыгы вәкилләренең дә лаеклы хезмәт хакы алып эшләячәге кайгыртылачак. Хокук сакчылары эшчәнлегенә җәмгыятьтә һәр чорда да зур ихтыяҗ яшәде. Милиция хезмәткәрләренең эш шартларын һәрьяклап җайга салып торсак, гражданнар иминлеге дә шуңа бәйле булачак", - дип белдерде ул.

Илбашы әйтүенчә, эчке эшләр органнары җитәкчелегенең предприятие эшчеләре белән даими очрашулар үткәрүе үтә файдалы. "Шунысы сөенечле, халыкның закон сакчыларына карата ышанычы көчәя.

Сораштырулар нәтиҗәсендә, гражданнар куркынычсызлыгы проблемасының, халык ихтыяҗлары исемлегендә беренче урыннан өченче-дүртенче баганаларга төшүе күзәтелә. Әлеге факторлар шактый зур әһәмияткә ия", - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев. Ул шәхси составта үз-үзеңә ышану хисенең куәтләнүенә, хезмәткәрләрнең яхшы сыйфатлары, абруе күзгә күренеп торуына басым ясады. "Алга таба хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү, психиологик, индивидуаль әзерлек игътибар үзәгендә булырга тиеш, чөнки шәхси составның халәте халыкка күчеп, үзаңны үзгәртергә сәләтле. Җәмәгатьчелекнең мөнәсәбәте үзгәргәндә, яуланган дәрәҗәгә тап төшерергә ярамый", - ди ул. Республика җитәкчесе, милиция вәкилләренең мәгълүмат киңлегендә үзен иркен хис итәргә, барлык өлкәләрдә дә теге яки бу мәсьәләдә хәбәрдар булырга киңәш итте. Аның фикеренчә, бүгенге көндә хезмәт куючылар эчке эшләр органнарының киләчәк шәхси составын формалаштыруга йогынты ясый.


Минтимер Шәймиев җәмәгать урыннарында җинаятьчелекне киметү мәсьәләсенә дә тукталды. Дөрес, 2007 ел дәвамында андый җинаятьләр 29 процентка кимү кичерә, тик шулай да Илбашын аларның дүрттән бер өлешенең җәмәгать урыннарында кылынуы борчый. Президент искәрткәнчә, Татарстан буенча җәмәгать урыннарында теркәлгән 21,5 мең җинаятьнең 16 меңе Казанга карый. Җәмәгать урыннарында урлау һәм талау белән бәйле җинаятьләрнең өлеше гомуми санның яртысын диярлек тәшкил итә. "Безнең күз алдында законга буйсынучы намуслы гражданнарны талауга юл куя алмыйбыз. Димәк, оператив эшчәнлектә җитезлек җитеп бетми", - дигән фикерен ирештерде ул. Урлау димәктән, бигрәк тә бакчачылык ширкәтләрендә кара һәм төсле металл урлау белән бәйле фактларның артуы турындагы мәгълүматтан соң, Минтимер Шәймиев республиканың хокук саклау органнарын тәнкыйть утында тотты. ТР эчке эшләр министры әйтүенчә, бүгенге көндә республика буенча 1 меңнән артык металл кабул итү пункты исәпләнә, билгеле, аларның саны күпкә артыграк булуы да ихтимал. "Татарстан милициясенең бу мәсьәләне җайга салу өчен көче җитми мени? Һичьюгы гади халык кебек металл тапшырырга барган булып, металлны акча алмаштыручыларны җинаять урынында тотарга да була", - дип, Татарстан башлыгы металл кабул итүче пунктларның лицензиясен тикшерергә һәм ялган юл белән эшләүчеләрнең участокларын бульдозерлар ярдәмендә сөрдерергә әмер бирде. Әсгать Сәфәров исә бу проблеманың ярты ел эчендә хәл ителәчәгенә вәгъдә бирде. Минтимер Шәймиев бу мәсьәләдә координацияләү вазифасын Татарстанның беренче вице-премьеры Равил Моратовка йөкләде.


Президент наркомания проблемасын да кузгатты. "Наркомания аркасында шактый җитди җинаятьләр башкарыла. Барлык мәгариф учреждениеләрендә яшүсмерләргә карата мәҗбүри тестлар, медицина тикшерүе үткәрү үз көчендә кала бирә. Әлеге ысул аша зур нәтиҗәләргә ирешәчәгебездә шигем юк", - дип белдерде ул. Илбашы фикеренчә, яшьләрне наркомания упкыныннан йолып калу өчен, аларның күпләп җыела торган урыннарына, дискотекаларга бару мәслихәт. "Алдан профилактика чараларын күрү безнең эшчәнлегебезне җиңеләйтәчәк", - дип ассызыклый Минтимер Шәймиев.


Татарстан башлыгы суд органнары эшчәнлегенең оперативлыгы турында уйланырга киңәш итте. "Хөкемнең мөмкин кадәр тизрәк игълан ителүенә ирешергә кирәк, юкса карар чыкканчы, ирек өчен ришвәт бирергә вакыт калдырабыз", - ди ул.


ЮХИДИ идарәсе вәкилләре, юл хәрәкәте кагыйдәләренең кырыслануы, штрафларның артуы аша юллардагы вәзгыятьнең тамырдан үзгәртү омтылышы белән эшләргә тиеш. "Таләпләр көчәю аша транспорт чаралары хуҗалары үзаңына иң гади кагыйдәләрне үтәү мәҗбүрилеген сеңдерү зарур. Юлларда йөрүне ләззәткә әверелдерү мөһим", - дип белдерде Президент. Юл йөрү таләпләрен бозучыларга карата ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре игътибарлырак булырга тиеш. Бу уңайдан, постларда торучы хезмәткәрләргә уяурак булырга киңәш ителде. ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов әйтүенчә, юл-транспорт һәлакәтләренең фаҗигале тәмамлануында шәһәрара микроавтобусларның да гаебе зур. Минтимер Шәймиевнең: "Ник алар пассажирлар ташу хокукыннан мәхрүм ителми", - дигән ризасызлыгына каршы, Рифкать Миңнеханов җавап биргәнчә, законда моны тыю каралмаган. "Әгәр дә алар чын мәгънәсендә юл хәрәкәтендә вәзгыятьне кискенләштерә икән, кичекмәстән, пассажирларның бары тик зур автобусларда гына йөрүен тәэмин итү зарур. Закон чыгуны көтеп утыру урынсыз", - дип шелтә белдерде Илбашы. Ул Равил Моратовка бу мәсьәләне Хөкүмәт Президиумына кертергә әмер бирде. "Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән вазифаи затларны зәңгәр экраннар аша күрсәтү зарур", - дип саный республика башлыгы.


Минтимер Шәймиев коррупция күренешләрен кисәтүгә алга таба җитди игътибар бирергә кирәк дигән күрсәтмәсен ирештерде. "Бүгенге көндә җир сату белән бәйле коррупция фактлары еш теркәлә. Җирле үзидарә җитәкчеләре үзләренә караган җир мәйданнары белән теләсә-ничек эш итәләр. Җир сорап килгән халык алдында, кызганычка каршы, алар комсызланып, ришвәт алудан тыелып кала алмый", - дигән ачы хакыйкатьне шәрехләп үтте ул. Ришвәтчелек югары уку йортларында да тамыр җәя. Президент ассызыклаганча, үз нәфсесен тыя алмаган мөгаллимнәр, галимнәр кесәсенә сессия вакытларында да күпләп акча ява. Хәрби комиссариатлар да ришвәт акчаларын алыш-биреш уенын уйнарга ярата. "Чын ир-ат бер ел булса да хәрби хезмәт сафларында чыныгырга тиеш. Куркып калу мактауга лаек түгел", - ди ул.

Участок уполномоченныйларының матди-техник базасын ныгытуны дәвам итү - Президент күтәргән мәсьәләләрнең берсе булды. "Теләк булганда, максатка ирешеп була. Күп кенә шәһәр һәм районнарда участок вәкилләре фатирлар, хезмәт машиналары, телефоннар белән тәэмин ителде", - дип белдерде ул һәм бу проблеманың чишелешенә барлык урыннарда да нокта куярга күрсәтмә бирде. "Хокук бозуларны профилактикалау нәкъ менә участок милиционерларыннан башлана", - дип саный Минтимер Шәймиев. Бу уңайдан ул муниципаль бермәлек башлыкларының участок уполномоченныйлары белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе турындагы мәгълүматның кызыклы булуын телгә алды.


Узган елда булып үткән массакүләм чараларның тыныч үтүе өчен Минтимер Шәймиев хокук саклау органнарына тирән рәхмәтен җиткерде һәм киләчәктә дә намуслы, нәтиҗәле эш теләп калды. Коллегия утырышының беренче өлеше алдынгы хезмәткәрләрне бүләкләү белән тәмамланды.


2008 елның 19 гыйнвары




Шулай ук кара