Вакыйгалар хроникасы


ТР Президенты тавыш биргән вакытта аның участогында сайлауга килүчеләр саны 18 процент иде

Дәүләт башлыгын сайлаулар көнендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев хатыны Сәкинә ханым белән, традиция буенча, Казанның 6нчы Кадетлар мәктәбендә урнашкан 59нчы сайлау участогында тавыш бирде.

Алар бюллетеньнәрне тавыш бирү әрҗәсенә Мәскәү вакыты белән 10 сәгать 40 минутта төшерде. Татарстан Президентына участок сайлау комиссиясе секретариатында Мәскәү вакыты белән 10:00дә әлеге участокта сайлауга килүчеләр саны 17,8 процентка җитте, ә әлеге округ буенча теркәлгән сайлаучылар саны 20меңләп кеше тәшкил итә дип хәбәр иттеләр.

Тавыш биргәннән соң Татарстан Президенты журналистлар белән аралашты.
Минтимер Шәймиев сүзләренә караганда, ул сайлауга яхшы кәеф белән килгән. "Ил Президентын сайлау һәрчак бер үк вакытта гражданлык бурычын үтәү дә булып тора, - диде ул, - Мин үз тавышымны биргән кеше дәүләт башлыгы булыр дип өметләнәм. Әлеге кандидатура халкыбызның алга таба да тормышын яхшыртуга, тотрыклылык, тынычлык, күп милләтле илебездә дуслык булуга өмет уята".

ТР Президенты ил президентын сайлау көнендә халык, асылда, якын киләчәккә үз язмышын билгели дип өстәде.
"Башлангыч әйбәт: республикадагы барлык сайлау участоклары, ә аларны барысы 2901, вакытында ачылды, хокук бозулар юк, - дип дәвам итте республика башлыгы. - Әмма үзләре турында ничек тә булса белдерергә теләүчеләр табылыр - сайлаулар тиз генә булмый бит әле. Мин мондый хәлләр булмыйча калыр дип уйламыйм, бездә танылган кешеләр бар, әмма бу тавыш бирү барышында чагылыш тапмаячак".


2008 елның 3 март