Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев: "Татарстан халкы хакимияткә ышана"

2 март көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев "Россия" телеканалында РФ Президентын сайлау нәтиҗәләренә багышланган "Пятая студия" программасында катнашты. Программаны алып баручы Сергей Брилев Татарстан башлыгыннан турыдан-туры эфирда кичә булган сайлауларның йомгакларын шәрехләвен сорады.
"Хәзерге сайлауның нәтиҗәләрен Дәүләт Думасына сайлау нәтиҗәләре белән бергә соңгы елларда алып барылган дәүләт сәясәте җиңүе дип атарга була", - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.
"Миңа Путин-Медведев берлеге ошый. Алар икесе дә җаваплы дәүләт эшлеклеләре. Владимир Путин җитәкчелек иткән дәвердә Россияне кризистан алып чыкты һәм үсешне дәвам итәргә дигән бурыч куя. Хәзер үсеш юлыннан бару катлаулырак, чөнки безгә хәзер көндәшлеккә сәләтле булырга кирәк. Әмма мин безнең икътисад алган тотрыклылык юлы уңышлы булуга ышанам", - дип белдерде Татарстан башлыгы.
Минтимер Шәймиев ни өчен республикада халыкның сайлауларга килү дәрәҗәсе югары булуны да аңлатты. "Үзгәртеп коруның беренче елларыннан ук без кешеләр өчен сәяси һәм икътисади реформалар үткәрәбез һәм алар 15-16 ел эчендә республикада ниләр эшләнгәнне, аларның буш вәгъдә генә булып калмаганын күрә һәм хакимияткә ышана", - диде Президент.

2008 елның 3 март