Вакыйгалар хроникасы


М.Шәймиев: "Фикрәт Тәбиев - ТРның киңкырлы куәте нигезенә беренче кирпеч салган шәхес"

4 март көнне Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев, республика үсешенә зур өлеш керткән абруйлы шәхес Фикрәт Тәбиевны 80 яшьлек юбилее белән тәбрик итте һәм аңа бүләккә "Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен" орденын тапшырды.
"Бүген 1960 еллардан башлап, республика белән 19 ел җитәкчелек иткән илнең танылган дәүләт эшлеклесе, олы шәхес Фикрәт Тәбиев олы юбилеен билгеләп үтә. Ул халыкка хезмәт итү дәверендә, Татарстанның киңкырлы куәтен булдыру нигезенә беренче кирпеч салган кеше. Фикрәт Тәбиев, бүгенге көндә без горурлана торган казанышлар фундаментын салуга иреште", - дип, Минтимер Шәймиев юбилярга республика халкы исеменнән тирән рәхмәтен җиткерде һәм алдагы тормышында уңышлар теләде. Президент Фикрәт ага идарә иткән елларда, аның белән иңгә-иң көрәшкән командасына да рәхмәтле булуын белдерде.
Фикрәт Тәбиев тәбрикләүләргә каршы җавап сүзләрен җиткереп: "Мин 19 ел идарә иткән республиканың бүген яңа тарихи шартларда һаман уңай якка үзгәрә баруына сөенеп туя алмыйм. Бу, беренче чиратта, Сезнең дилбегәне нык тотып, корабны зыялы төстә дөрес юнәлештә, халыкны сокландырырлык итеп алып баруыгыз нәтиҗәсе", - дип мөрәҗәгать итте ул Минтимер Шәймиевкә.
Президент искәрткәнчә, "ТР алдындагы хезмәтләре өчен" орденының беренчесе халкыбызның мәшһүр җырчысы Илһам Шакировка тапшырылган. Юбиляр һәм республика җитәкчесе әңгәмәдә Илһам агага булган ихтирамнарын, аның кабатланмас шәхес булуын ассызыклап үттеләр.
Фикрәт Тәбиев 1928 елның 4 нче мартында Рязань өлкәсенең Ермишински районының Азеево авылында дөньяга килгән. 1946-1951 елларда ул В. И Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетында белем ала. Фән өлкәсенә кереп китеп, 1955-1957 елларда КДУ да доцент, мөгаллим булып эшли. 1957-1959 елларда КПССның Татарстан өлкә комитетында фән, мәктәп һәм мәдәният бүлеге мөдире вазифаларын башкара. 1959-1960 елларда КПСС ның Татарстан өлкә комитеты секретаре булып билгеләнә. Иң күп көч түккән чоры КПССның Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре булып эшләгән елларына туры килә. Бу вазифаны ул 1960-1979 елларда башкара. 1979-1986 елларда Әфганстан Демократик Республикасында Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илче булып тора. 1986-1991 елларда РСФСР Министрлар Советы Рәисенең беренче урынбасары итеп билгеләнә. Аннан соң өч ел дәвамында Федераль милек фонды рәисе бурычларын үти. 1995 елдан алып, бүгенгәчә - "Нефтек" холдинг компаниясе ЯАҖ дә өлкән киңәшче.
Фикрәт әфәнде биш Ленин Ордены, Октябрь Революциясе, Халыклар дуслыгы орденнары, "Фидакарь хезмәте өчен" медале, "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә", "Татарстанда өч миллиард тонна нефть табуны билгеләп үтү йөзеннән" медальләре һәм башка дәүләт бүләкләре иясе.

2008 елның 4 март




Шулай ук кара

Фоторепортажлар